9 март 2016 яңалыклары
-
Мәнәвездә бәйрәм күңелле узды
Мәнәвез авылы мәдәният йортында бәйрәмнәр күңелле уза. Әле менә 8 Март көнне дә төрле тармакларда тырыш хезмәт куйган хатын-кызларны хөрмәтләделәр, аларга бүләкләр тапшырдылар. Гомере буе колхозда эшләгән Мөнҗия Хәсәнова өчен аеруча истәлекле булды: ул нәкъ 8 мартта туган һәм аңа атап аерым бүләк ясалды. "Азнакай гүзәлләре" иҗат төркеменең җырлары ямь...
-
Иске Азнакайда янгын чыккан
Узган шимбәдә Азнакай шәһәре шәхси йорт ихатасындагы мунчада янгын чыга. Утны мунча миченә якканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре сакланмау сәбәпле чыккан, дип фаразлыйлар. Янгынны үзвакытында хәбәр итү һәм 87 нче, 24 нче янгын часте хезмәткәрләренең оператив эшләүләре нәтиҗәсендә утның күрше йортларга таралуына юл куелмый.
-
"Маяк" ка язылу бара!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2016 елның икенче ярты еллыгына "Маяк" газетасына почтада да, редакциядә дә, интернет аша да язылырга мөмкин. Ярты елга язылу бәясе: физик затлар өчен - 642 сум. Һәр санны үзе килеп алырга теләүчеләр редакциянең рекламалар бүлегендә 312 сумга языла алалар. Газетабызга арзан бәягә яздырту өчен шәһәрнең берничә урынында...
-
Легаль булмаган алкоголь сатучылар хакында хәбәр итүчеләр акчалата бүләкләнәчәк
Мондый проект Россиядә беренче тапкыр гамәлгә ашырыла Легаль булмаган алкоголь һәм составында спирт булган чаралар белән сату итүчеләр хакында "Халык контроле" мәгълүмат системасы аша хәбәр итүчеләр дәүләт тарафыннан бүләкләнәчәк. Моның өчен әлеге кеше тарафыннан бирелгән мәгълүматның дөреслеккә туры килүе һәм шушы очрак уңаеннан административ яки җинаять эше кузгатылу шарт. Бу...
-
Болытлар артында кояш бар
Чынлап та, укытучы артыннан киттегезме? Ышанмыйча, кат-кат сорыйм. Азнакайдан Буага кадәрме? Татарстанның бер читеннән икенче читенә була түгелме соң? Бөтен республикага атаклы «Ләйсән» ансамблендә җырлап үскән ул. Римма сигезенче классны тәмамлаган елны җитәкчеләре Алсу Гарифуллина Буага күченә. Ансамбльгә йөрүче кызларның барысы да аңа иярергә карар итә. Буага исә… Римма ялгыз...
-
Укучылар укытучы булып карадылар
Азнакай 1 нче урта мәктәбендә Үзидарә көне узды. 8-11 сыйныф укучылары үзләре укытучылар булып, дәресләр бирделәр. Ә дублер-директор, аның урынбасарлары дәресләргә керделәр, мәктәп формаларын, гардеробта чисталыкны, ашханәдә туклануны тикшерделәр. Соңыннан педсоветта көнгә нәтиҗә ясалды. Мондый үзиадрә көннәзре укучыларны мөстәкыйльлеккә, мәктәп тормышына тартырга өйрәтә.
-
Ирек Зиннуров: “Җиңелә белмим”. Россиянең атказанган спорт мастеры, Татарстанда су полосы буенча Федерация вице-призенты укучылар белән очрашты
Йөзү буенча Бөтенроссия спартакиадасының төбәк этабы кысаларында шәһәребезнең 1 нче урта мәктәбендә Россиянең атказанган спорт мастеры, Татарстанда су полосы буенча Федерация вице-призенты, Сиднейда һәм Афинада олимпия уеннары призеры Ирек Зиннуров укучылар белән очрашып, аларга мастер-класс күрсәтте, кызыксындырган сорауларына җавап бирде. - Ирек Хәйдәрович, кайбер спортчылар өчен ярышларда алтын медаль алмау...