5 март 2016 яңалыклары
-
Азнакайның яшь йөзүчеләре – республика күләмендә икенче урында!
Инде хәбәр итүебезчә, 4-5 мартта Азнакайда 2003-2004 елгы яшүсмерләр арасында йөзү буенча Бөтенроссия спартакиадасының төбәк этабы үтте. Ярышка республиканың барлык районнарыннан, Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән 400дән артык укучы килде. Бүген, 5 мартта, "Чатыр-тау Арена" спорт комплексында аны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Татарстан Республикаксы Мәгариф һәм фән министрлыгының укудан...
-
“Ак чишмә”дә кышны озаттылар, язны каршыладылар
"Ак чишмә" тернәкләндерү үзәгендә дәваланучылар хезмәт терапиясе ярдәмендә дә сәламәтлекләрен ныгыталар. Кышның соңы көннәрендә алар саф һавада Кар бабай һәм Кар кызы ясап, күңел ачсалар, язны чәчәкләр әвәләп каршы алдылар. "Үз кулың белән ясаган әйбергә күңел җылысы да салына. Шуңа күрә ул икеләтә кыйммәтле һәм кадерле була", - диләр тернәкләнүчеләр
-
“Өмет” тә гаиләләрне ныгыту өстендә эшлиләр
Гаилә ныклы булса, җәмгыять тә ныклы була. Шуңа күрә "Өмет" социаль хезмәт күрсәтү үзге белгечләре имин булмаган гаиләләр белән эшкә җитди карый. Гүзәл Сафина һәм Лилия Сәгъдиева тарафыннан оештырылган занятиедә дә гаиләнең кыймәтләре һәм традицияләре хакында күнегүләр ярдәмендә аңлату алып барылды. Анда катнашучылар ир белән хатын, балалар арасындагы мөнәсәбәтләр хакында...
-
Бер җылы сүз җитә кешегә
Актүбә картлар һәм инвалидлар йортында һәр кунакны сагынып көтеп алалар. Беренче группа инвалид Рәшит тә сыйныфташлары килеп кергәч, бик дулкынланды. Китапханәдә чәй өстәле артында алар балачакларын, мәктәп елларын сагынып искә алдылар. Язмыш безне көтәмәгәндә-уйламаганда зур сынауларга сала. Әнә шул чакта яныңда терәк, җылы сүзләр белән күңелеңдә өмет уятучы булса, зур...
-
Азнакай төбәк музее хезмәткәрләре коррупциягә каршы чара уздырды
Азнакай төбәк музее хезмәткәрләре 2 нче урта мәктәптә коррупциягә каршы чара уздырды. 9 Б сыйныфы укучылары җәмгыятьтәге ришвәтчелек, сатлыклык кебек тискәре күренешләргә каршы тирән эчтәлекле сүзләр тезелмәләре әзерләгәннәр. Арадан биш иң үтемлесе "Азнпатриот" фонды дипломнары белән билгеләп үтелде.