Азнакаево
  • Рус Тат
  • 1 март 2016 яңалыклары

    • 1 март 2016 - 13:43
      Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары республика олимпиадасында яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр
      Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары Әлмәт шәһәрендә узган музыка-теория дициплиналары буенча республика олимпиадасында яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. "Музыкаль грамота" номинациясендә Азалия Имаметдинова (укытучысы Н.Смакова) II дәрәҗә, Айсылу Зиатдинова (укытучысы Р.Лебедева) - III дәрәҗә лауреат булдылар. «Композитор Г.В.Свиридов иҗаты буенча презентация» номинациясендә Равил Гәрәйшин (укытучысы Х.Гафарова) - II дәрәҗә, Айсылу Зиатдинова, Әмир Кашапов...
      286
      0
      0
    • 1 март 2016 - 12:48
      Бүген Азнакайның яшь талантлары “Йолдызлык-Созвездие-2016” республика бәйгесенең зона турына китте
      1-2 мартта Лениногорск шәһәрендә "Йолдызлык-Созвездие" республика фестиваленең зона туры уза. Анда Азнакай балалар сәнгать мәктәбе һәм Мәдәният йорты иҗат коллективларыннан 200 дән артык бала катнаша. Алар "Хореография", "Вокал-соло", "Вокаль ансамбльләр", "Конферансье" номинацияләре буенча районыбыз данын яклаячаклар.
      254
      0
      0
    • 1 март 2016 - 11:20
      Азнакай йөзү буенча республика ярышларына әзерләнә
      Азнакай чын-чынлап спорт шәһәрчегенә әверелеп бара. Районыбызда республика һәм илкүләм ярышлар шулай еш юкка гына оештырылмый: моның өчен заманча спорт корылмаларыбыз җитәрлек. Әле февраль азагында гына билбау буенча Бөтенроссия турниры узган иде. Бу көннәрдә йөзү буенча республика ярышларына төрле районнардан 600дән артык мәктәп укучыларын кабул итәргә җыенабыз. Бөтенроссия Спартакиадасы кысаларында...
      273
      0
      0
    • 1 март 2016 - 09:21
      Торакны бушлай хосусыйлаштыру тагын бер елга озынайтылды
      Хөкүмәт торакны бушлай хосусыйлаштыруны тагын бер елга - 2017 елның 1 мартына кадәр озынайтты. Бу авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрнең мәнфәгатеннән чыгып башкарылган. Россиядә торакны бушлай хосусыйлаштыру биш тапкыр - 2010, 2013, 2015, 2016 һәм 2017 елның мартына кадәр озайтылган.
      398
      0
      0
    • 1 март 2016 - 08:13
      Кәкре Елга авылында, сарайдан берәүләр сарык урлаганнар
      Абзарыңа малыңны яптың да, тынычлап йокладың түгел хәзер. Әнә узган атнада Кәкре Елга авылындагы сарайдан берәүләр сарык урлап чыга. Хуҗаларга 7 меңлек матди зыян килә. Бәхеткә, полиция вәкилләре каракларның эзенә тиз төшә.
      412
      0
      0
    • 1 март 2016 - 07:57
      Азнакайда янгын депосы ачылды
      Февраль аенда капиталь ремонттан соң, 24 нче янгын частенең аерым постында янгын депосы ачылу һәммәбез өчен куанычлы вакыйга булды. Депо ачылу тантанасында "Азнакайнефть" идарәсе начальнигы Марат Җәләтов, федераль янгын хезмәтенең икенче отряды начальнигы Фәрит Хөсәенов катнашты. Әйе, янгын сүндерүчеләр бу көнне бик көткәннәр иде инде, чөнки янгын депосы озак еллар...
      337
      0
      0
    • 1 март 2016 - 06:05
      23 февраль көнне Азнакай районы Митрәй авылы кешесе үтерү белән янап, анасын талаган
      23 февраль көнне берәү, үтерү белән янап, анасының алтын чылбырын урлый. Моңа кадәр дә суд җаваплылыгына тартылган егеткә тагын җинаять эше кузгатылган. Тугыз ай буе карынында йөрткән, күкрәк сөтен имезеп үстергән, төн йокысын калдырып юаткан ананың күзләренә моннан соң ничек карарга мөмкин?
      282
      0
      0
    • 1 март 2016 - 05:09
      Күңелле вакыйга. Азнакайда быел йөзенче бала туды
      Гаиләдә бала туудан да сөенечле нинди вакыйга бар?! Ә быел районыбыз мондый вакыйгаларга бай булыр кебек. 22 февраль көнне Азнакай бала тудыру йортында йөзенче нарасый җиһанга аваз салды. Эльвира һәм Ильнар Исламовлар гаиләсендә икенче бала булып туган Мансурны ЗАГС хезмәткәрләре тантаналы төстә теркәп куйдылар. Бу вакыйгада район җитәкчеләре, туганнары, дуслары...
      279
      0
      0
    Реклама