22 февраль 2016 яңалыклары
-
Кечкенә Әмирнең зур уңышы
Кайсы гына малай-шалайга машина "җене" кагылмый да, аңа гомерлеккә "берегеп" калмый икән? Әмир дә кулына уенчык тота башлаганнан бирле машиналарга мөкиббән булып үскән малай. Яр Чаллы шәһәрендә узган картинг буенча ярышларда "Азнакай" спорт-техник клубы шәкерте (тренеры Илдар Кадыйров), 9нчы мәктәпнең беренче сыйныфында укучы Әмир Динмөхәммәтов "Микро" классы буенча узышта беренче...
-
Азнакайның яшь йолдызлары бәйгегә әзерләнә
Азнакайда "Йолдызлык-Созвездие" республика яшьләр телевизион фестиваленең муниципаль сайлап алу туры узды. Анда 5 яшьтән 16 яшькә кадәр эстрада жанрында яшь башкаручылар һәм иҗат коллективлары катнаша. Жюри "Хореография", "Вокал-соло", "Конферанс", "Видеоклип" номинацияләре буенча балалар сәнгать мәктәпләренең, балалар иҗат үзәге һәм Мәдәният йорты иҗат коллективларының чыгышларын карады. 1, 2 мартта Лениногрск шәһрендә...
-
Дүрт бала атасы авырга "узарга" булган
Төмәндә яшәүче Сергей Кузнецов «Могҗиза көткәндә» дигән фестивальдә... «авырлы» ата буларак катнаша. - Фестиваль үткәрергә җыенучыларга ул чараның кирәге бармы инде, аның турында хәтта мин дә беләм, дидем. Дүрт бала атасы буларак, йөклелекнең бөтен этаплары белән дә таныш булуымны әйттем. Шуннан бәхәскә кереп киттек. Шунда миңа тәҗрибә рәвешендә алты ай...
-
Азнакай яшьләре туган тел буенча белемнәрен тикшерәләр
Туган тел атналыгына Яшьләр үзәге хезмәткәрләре дә кушылдылар. Алар тестлар ярдәмендә үз туган телләрен ни дәрәҗәдә белүләрен тикшерделәр. Шулай ук шәһәр халкы арасында "Минем туган телем" дигән акция, авыл һәм шәһәр мәктәпләре укучылары арасында музыкаль-уен чарасы да үткәрергә җыеналар. Атналык 26 февральгә кадәр дәвам итә.
-
Яхшылыкка һәрвакыт ишекләр ачык
Казанның II лицей-интернат укучылары шундый шигарь белән Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең ишекләрен ачып хәйрия концертына кадәр оештыруга иреште. Чарадан җыелган акчага егетләр 61нче коррекцион мәктәпкә сенсорлы экран алырга ярдәм итәчәк. Лицей хәйрия концертларын инде өченче ел рәттән оештыра. Моңарчы үз уку бинасында гына кайнасалар, хәзер шәһәр күләменә чыгарга булганнар....
-
Аҗаган – кыюлар уены
Ватан сакчылары көне уңаеннан Азнакай 8 нче урта мәктәбе базасында 7-8 сыйныфлар арасында "Аҗаган" уены узды. Анда шәһәребезнең 1, 2, 6, 7, 8, 9 нчы мәктәпләре, 4 нче лицее актив катнашты. Беренчелекне 9 нчы мәктәп командасы яулады. Гимназия - икенче, 8 нче мәктәп - өченче урында.