Азнакаево
  • Рус Тат
  • 17 февраль 2016 яңалыклары

    • 17 февраль 2016 - 12:20
      Туган тел атналыгында “Туган тел” газетасы чыкты
      Туган тел атналыгы кысаларында Азнакай 1 нче урта мәктәбендә Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган кичә узды. 8 А сыйныфы укучылары әдипнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырдылар, шигырьләрен укыдылар, викторина үткәрделәр. Атналык барышында шулай ук 7 В һәм 8 А сыйныфлары "Туган тел" газетасын чыгардылар.
      643
      0
      0
    • 17 февраль 2016 - 11:58
      Азнакайның беренче сыйныфлары өстәмә ял итә
      Нәни организм тиз талчыгучан. Балалар бакчасыннан парталар артына күчкән беренче сыйныф укучыларына дәрестә тик кенә утыруы, материалларны үзләштереп баруы бик кыен. Ә өченче чирек - ул иң озыны. Шуңа күрә дә алар өчен өстәмә каникуллар булдырылган. 15 нән 21 февральгә кадәр беренче сыйныфлар ял итә.
      292
      0
      0
    • 17 февраль 2016 - 10:33
      Азнакай укучылары һөнәр сайлый
      Уку елы азагына якынлашкан саен алга "Кем булырга?" дигән сорау килеп баса. Кулыңа белгечлек турында диплом алгач, ярык тагарак алдында калмас өчен хезмәт базарындагы хәлләрне яхшы белергә кирәк. Мәктәпләрдә бара торган профориентация атналыгы нәкъ менә дөрес юл сайларга ярдәм итә дә. Мәшгульлек үзәге белгечләре югары сыйныф укучыларына бүген нинди һөнәрләргә...
      349
      0
      0
    • 17 февраль 2016 - 08:40
      Кече бизнес – икътисадта төп көч
      Бүгенге көндә эшмәкәрләрдән башка тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. Җирлегебездә җитештерүне арттыру, яңадан-яңа эш мәйданнары барлыкка китерү, хезмәт базарындагы киеренкелекне бетерү кебек проблемаларны уңай хәл итүдә безгә иң беренче чиратта, әлбәттә, эшмәкәрләр ярдәмгә килә. Районыбызда эшмәкәрлек хәрәкәтенең торышы, алга таба нинди уй-хыяллар белән яшәүләре белән кызыксынып, без район эшмәкәрләр...
      321
      0
      0
    • 17 февраль 2016 - 06:45
      Азнакай шәһәр прокуратурасы хәбәр итә үз өендә сугыш коралы саклаган
      Шәһәр прокуратурасы гр. Д.га карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Ул ванна бүлмәсендә тиешле кагыйдәләрне үтәмичә, төрле патроннар саклаган. Җавапка тартылучы үз гаебен тулысынсча таныды. Азнакай шәһәр суды карары белән, гаепләнүчегә шартлы рәвештә бер елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү, ун мең сум күләмендә штраф түләтү җәзасы билгеләнгән. Карар әлегә...
      340
      0
      0
    • 17 февраль 2016 - 05:41
      Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары “Җиде нота” конкурсында лауреат булдылар
      Яр Чаллы шәһәрендә "Җиде нота" VI республика конкурсы узды. Анда төрле шәһәрләрдән 40 тан артык яшь башкаручы катнашты. Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары бу бәйгедә призлы урыннар яуладылар. "Махсус фортепиано" номинациясе буенча Алина Сабирова, Диана Рәфыйкова - I дәрәҗә, Рамина Сабирова, Алсу Гарифуллина III дәрәҗә лауреат булдылар (укытучылары - М.Муллина,...
      284
      0
      0
    • 17 февраль 2016 - 04:19
      Азнакай урамнарында сак йөрик, бозлавык
      Кышның да соңгы аен түгәрәкләп киләбез. Кояш ешрак күренә һәм кар көртләрен бозга әйләндерә башлады. Аяк асты бозлавык, таеп егылу ихтималы зур. Шуңа да урамнарда бик сак йөрергә кирәк. Ашыгыч ярдәм хезмәтенә соңгы атнада алынган 890 чакыруның 8е - урамда егылып төрле имгәнүләр алу белән бәйле. 2 юл-транспорт хәрәкәтендә янә...
      334
      0
      0
    Реклама