9 февраль 2016 яңалыклары
-
Юл газабы, яки безгә ничек хезмәт күрсәтәләр
Дүшәмбе иртәсе редакциябездә моң-зардан башланып китте. - Сезнең ул Хәсәнов урамыннан машина белән йөрмәле түгел. Керсәң, чыгып булмаячак, дип ирем юл уртасында төшереп калдырды, - ди бер хезмәттәшебез. Бу урам чыннан да бер көфер почмагы кебек инде ул. Үзенең кыр-кырыннан бихисап машиналар тезелеп киткән. Әле ярый юл бер яклы гына,...
-
Дзюдо буенча Европа чемпионаты: Татарстаннан – Бразилиягә
20-24 апрельдә Казанда дзюдо буенча Европа чемпионаты узачак. Көч сынашырга 40тан артык илдән 400 спортчы килергә җыена. Аларның 38е - Россия спортчылары. Ярышларны төп уздыру урыны буларак "Татнефть-Арена" боз сарае сайланган. Казанда узачак Европа чемпионатында 16 комплект медаль уйнатылачак. Спортчылар 7 авырлык үлчәвендә көч сынаша. Ир-атлар - 60, 66, 73,...
-
Таудан шуганда 6 яшьлек кыз бала үлгән
Фаҗигале хәл 5 февральдә Казанның Совет районында булган. Таудан шуган вакытта 6 яшьлек кыз бала имгәнә һәм хастаханәнең реанимация бүлегендә вафат була. Әлеге факт буенча тикшерү алды эше башланган. Фаразлар буенча, кыз "сноутьюб" - "ватрушка" дип аталган җиһаз белән шуган һәм боз чанасында шуучы 5 яшьлек икенче кыз бала белән...
-
Битараф булсаң, чир җиңә
Соңгы бер атна эчендә генә дә республикада кискен респиратор вируслы инфекцияләрнең 31342 очрагы теркәлгән, шуларның 57се - А( H1N1) 2009 гриппы. Казанда аның белән 19, Чаллыда 21, күрше Мөслим, Сарман районнарында - 1әр, Бөгелмәдә - 2, Әлмәт районында 3 кеше авырган. Шөкер, әлегә безнең районда дуңгыз гриппы очраклары теркәлмәсә дә,...
-
Азнакай студентлары очрашты
Бу көн календарьда билгеләнмәгән, әмма аны ел саен студентлар түземсезлек белән көтеп ала. Кышкы каникулга алар балачак, үсмер еллары узган туган якларына ашкыналар. Гаилә кочагының җылысы белән бергә белем биргән мәктәпләрен, укытучыларын, сыйныфташларын да сагынып кайталар. Төрле уку йортларында һөнәр үзләштерүче студентлар быел 5 февральдә Балалар иҗат үзәгенә җыелдылар. -...
-
Картиналарында - туган ягыбыз табигатенең матурлыгы
Рәсем сәнгате тылсымлы да, мавыктыргыч та. Буяулар һәм пумала ярдәмендә могҗизалар тудыручы якташларыбыз шактый. Бу көннәрдә туган төбәкне өйрәнү музеенда шуларның берсе - Дамир Хафизовның иҗат күргәзмәсе эшли. Туган ягыбыз табигатенең матурлыгын ачучы картиналар азнакайлылар күңелендә бары якты тәэсирләр калдыра.
-
Азнакайда “Ел эшмәкәре - 2015” бәйгесенә йомгак ясалды
Безнең эшмәкәрләребез матур итеп эшли дә, күңелле ял да итә беләләр. Менә быел да Азнакайда матур традициягә әйләнгән "Ел эшмәкәре" бәйгесенә йомгак ясар өчен "Акчарлак" ресторанына җыелдылар. Алар арасында эшмәкәрлекнең беренче көннәреннән үк үз эшчәнлекләрен башлаган аксакаллар да, бизнес дөньясына әле яңа гына аяк басучылар да бар. "Ел эшмәкәре" бәйгесен...
-
Камилә Миннегалимова – иң яхшы әйдарман!
Мәктәп еллары кыңгырау чыңы һәм белем эстәү белән генә истә калмый. Сыйныфташлар белән бергәләп экскурсияләргә баруларны, төрле кичәләр оештыруларны сагынып искә алабыз. Һәр сыйныфның үз вожатые - әйдраманы була. Балалар иҗаты үзәгендә «Бер дигән әйдарман» республика конкурсының муниципаль этабы узды. Район мәктәпләреннән 14 әйдарман үз отрядлары белән тыныштырдылар, фикерләү сәләтләрен...