Азнакаево
  • Рус Тат
  • 24 гыйнвар 2016 яңалыклары

    • 24 гыйнвар 2016 - 09:22
      Бензин бәясе 10 %ка арта
      Россия Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович 2016 елда бензинга бәяләр арту турында белдерде. Ул, бәяләр 10 %тан да артмас, дип белдерә. Соңгы фаразларга күз салсак, 2016 елда Россиядә инфляция 10,5 процент булачак, аннары инде бу күрсәткеч түбәнәя башлаячак. Бүген Россия буенча уртача бензин бәяләре: АИ-98 - 41,24 сум, АИ-95 - 36,67...
      288
      0
      0
    • 24 гыйнвар 2016 - 08:59
      Гөлстанчылар – «Алтынчәч»тә кунакта
      «Гөлстан» әдәби берләшмәсе әгъзалары «Алтынчәч» балалар бакчасында кунакта булдылар. Биредә татарча белем һәм тәрбия бирелә. Шагыйрәләр Галия Сәетшина, Ильмира Сәлахова, Резеда Шәрипова, Гөлчәчәк Садретдинова нәниләр өчен язган шигырьләрен укыдылар, китапларын бүләк иттеләр. Балалар үзләре дә аларның әсәрләрен яттан сөйләде, җырлап һәм биеп, осталыкларын, мили гореф-гадәтләребезне яхшы белүләрен күрсәттеләр.
      268
      0
      0
    • 24 гыйнвар 2016 - 08:08
      Коточкыч! Чүп чиләгендә бала мәете табылган
      Башкортстанның Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, Стәрлетамакта чүп контейнеры эченнән яңа туган бала мәете табыла. Урам себерүче иртән сәер пакетка тап була. Хәзер исә нарасыйның үлем сәбәпләрен ачыклау һәм әнисен эзләү бара. Әлеге коточкыч вәхшилек гамәле буенча эш Россия тикшерү комитетына тапшырылган. Мөгълумөт: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/53407-kotochkyich-ch%D2%AFp-chil%D3%99gend%D3%99-bala-m%D3%99ete-tabyilgan.html
      275
      0
      0
    • 24 гыйнвар 2016 - 06:50
      Эчкечегә бала да җәл түгел
      Төн уртасы. Өч яшьлек сабый бүлмәдәге тавышка йоклый алмый каңгырап йөри. Идәндә лаякыл исерек килеш аунап ятучы әнинең дә, өстәл тирәли кәеф-сафа корып утыручы ирләрнең дә анда гамнәре юк. Профилактика органнары вәкилләреннән торган комиссия баланы алып чыгып киткәндә дә бу җан ияләренең бер генә күзәнәге дә сискәнмәде. Әлеге фатирда көне-төне...
      296
      0
      0
    • 24 гыйнвар 2016 - 05:20
      Азнакайның мәгариф музее якты хәтирәләр саклый
      Мәгариф музеенда укытучы гаиләләр турында истәлекләр аерым урын алып тора. Биредә аларга багышланган очрашулар еш үткәрелә. Шушы көннәрдә укучылар Фатыйма һәм Әсгать Мозаффаровлар белән таныштылар. Тугызынчы сыйныфта укыганда ук балаларга Кәкре Елга мәктәбендә математикадан белем бирә башлаган Әсгать ага авыр сугыш юлларын да үтә, ут взводы командиры була, батырлыклары өчен...
      302
      0
      0
    • 24 гыйнвар 2016 - 04:35
      «Юлдаш» һәрчак юлда
      Үз мәшәкатьләре белән тыныч кына көн күреп ятучы кечкенә авыллар бар. Аларда тормыш үз җаена ага. Нигездә биредә читкә чыгып йөри алмаучы өлкәннәр яши. Шәһәр-район Мәдәният йорты каршындагы "Юлдаш агитбригадасы" әнә шундый кече авылларга үзенең җыр-моңнары белән яңа сулыш өреп китә. Язгы кыр эшләреме, урып-җыю чорымы - юлдашлылар һәрчак юлда....
      324
      0
      0
    Реклама