Кар бураны аларны куркытмый
Районыбызда спорт тормышының әз генә дә тынып торганы юк. Хоккей, көрәш, бокс... буенча ярышлар дисеңме!
Узган ял көннәрендә исә спортчыларыбыз азнакайлыларны Сабантуй ипподромына җыйды. Биредә Азнакай муниципаль район башлыгы кубогына картинг буенча V ачык кышкы ярышлар узды. Анда район спортчылары белән бергә Октябрьский, Бөре (Башкортстан Республикасы), Баулы, Лениногорск, Урыссу, Сарман,...