11 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Татарстанда юлларда бозлавык һәм кар көртләре саклана
Бүген, 11 гыйнварда, Татарстан синоптиклары фаразы буенча, республикада болытлы һава, көндез аязучан. Күпчелек районнарда кар явачак, көндез аз гына. Урыны белән буран көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан талгын. Төнлә һәм көндез 6-11 градус салкын, Татарстанның көнбатыш районнарында - 10-15 градуска кадәр суык. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре саклана. Бүген Казанда да...
-
Сәгыйтов Фәрит Салих улына 11 гыйнварда 65 яшь тула
Мөслим авылында туып бүгенге көндә Азнакайда яшәүче тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Сәгыйтов Фәрит Салих улына 11 гыйнварда 65 яшь тула. Кадерлебез, без сине юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы, мул тормыш телибез. Бер-беребезгә кирәк булып, ныклы терәк булып тагын озын-озак еллар яшәргә насыйп булсын. Котлы...
-
Сугыш яралары – мәңгелек
Бөек Ватан сугышында иң кадерле, газиз кешеләрен - әтиләрен югалткан балалар, ниһаять, тиешле атамаларын таптылар. Сугыш баласы... Никадәр тирән мәгънә ята бу сүзләрдә! Сагыш, рәнҗү, кимсетү, күз яшьләре... Бу чор балаларына тигән авырлыкларны бернинди романнарга, сериалларга да сыйдырып булмый. Бөек Ватан сугышы тарихы һәрчак безнең игътибар үзәгендә, йөрәк түрендә тора....
-
Хәйдәрова Зинфира Җәүдәт кызын күркәм юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз
Хөрмәтле хезмәттәшебез Хәйдәрова Зинфира Җәүдәт кызын күркәм юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, саулык-сәламәтлек телибез. Тормыштан тәм һәм ямь табып, яңадан-яңа куанычлар белән, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп яшәргә насыйп булсын. Гел шулай олы йөрәкле, ярдәмчел, изге күңелле булып кал. Һәр яңа көн бәхет...
-
Азнакайның балалар паркы гөҗ килеп тора
Шәһәрнең Ишкәев исемендәге балалар паркында һәр көнне хәрәкәт. Бала-чага тауда чанада, катокта тимераякта шуса, зурлар хәзер бик модага кергән спортның скандинав алымында йөрү төре белән шөгыльләнә, әлбәттә, балалары белән бергәләп тимераякта шуучылар да бар. Тирә-юньгә агылган музыка күңелләрне тагын да күтәреп, дәрт өстәп тора. Кышның да үз рәхәтлеге!
-
Азнакай районында терлекчелек – төп керем чыганагы
Терлекчелек көндәлек тере акча бирүче төп керем чыганагы. Азнакай районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре моны аңлап, терлекчелек тармагын үстерүгә зур көч куялар. Мәсәлән, районның алдынгы хуҗалыкларының берсе "Марс"-та узган елгы тулаем керемнең 90 процентка якыны терлекчелектән алынган.