6 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Азнакай районы ЗАГСы гашыйклар көненә әзерләнә
Матур традиция буенча Азнакай районы ЗАГС бүлеге "Гашыйклар көне" алдыннан никахларын теркәргә теләүчеләрдән 12 февраль көнне 16.00 сәгатьтә гаризалар кабул итә. Тулырак мәгълүмат белән 7-25-19 яки 7-24-79 телефон номерларына шалтыратып таныша аласыз.
-
Азнакайлыларга штрафлар түләүдә ташламалар ясала башлады
Мәгълүм булганча, агымдагы ел башыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафны 20 көн эчендә түләүчеләргә 50 процентлы ташлама ясала башлады. - Аны түләгәндә бары тик кагыйдә бозу турындагы беркетмәнең номерын гына язарга кирәк, банк автомат рәвештә түләү суммасының яртысын гына күрсәтәчәк. Ташламалы вакыт нибары өч атнага якын. Бу очракта түләү...
-
Спорт елының төп 10 вакыйгасы (РЕЙТИНГ)
2015 ел спорт чараларына бай булды. Шуңа да, иске елны озатып, яңасын каршы алганда хыял-максатлар белән генә янмыйча, үткән көннәргә дә борылып карау дөрес булыр. Intertat.ru редакциясе узган елдагы вакыйгаларны барлап, үз күзлегеннән спорт чараларының рейтингын төзеде. Татарстанның "спорт дистәсе"н без болайрак күзалладык. 1. Футбол кырында - йөзүдә сынаштык. Татарстанда...
-
Татарстан икътисады ни хәлдә? (НӘТИҖӘ)
2015 ел Татарстан өчен шактый катлаулы булды. Нефтькә бәя төшү, валюта тирбәнешләре, санкцияләр, дөньякүләм икътисади үсеш темплары кимү Татарстан икътисадына да тискәре йогынты ясамый калмады. Соңрак исә Мисырдагы авиаһәлакәт белән бәйле вакыйгалар, Төркия белән аралар бозылу да икътисад өлкәсенә өстәмә авырлык булып ятты. Шулай булуга да карамастан, ел нәтиҗәләрен Татарстан...