Азнакаево
  • Рус Тат
  • 30 декабрь 2015 яңалыклары

    • 30 декабрь 2015 - 11:45
      Яңа ел бәйрәмнәрендә “Маяк” газетасы редакциясенең эш графигы
      "Маяк" газетасының реклама бүлеге 9 гыйнвар көнне 8.00-12.00 сәгатьләрдә азнакайлылардан газетага белдерү, реклама, котлаулар кабул итә. 11 гыйнвардан редакция гадәттәге режимда эшли башлый. Реклама хезмәте телефоны: 8(85592) 9-39-80. Бу көннәрдә 2016 елның беренче яртыеллыгы өчен "Маяк" газетасына да язылырга була.
      408
      0
      0
    • 30 декабрь 2015 - 10:48
      Бәйрәм көннәрендә Азнакай почтасы ничек эшли?
      31 декабрьдә барлык почта бүлекчәләләренең дә эш вакыты бер сәгатькә кыскара. 1, 2, 3, 5, 7 гыйнварда барлык бүлекчәләр дә ял итә. 4, 8 һәм 9 гыйнвар көннәрендә почта бүлекчәләре билгеләнгән график буенча эшли. 6 гыйнварда эш вакыты бер сәгатькә кыскара. Бу көннәрдә 2016 елның беренче яртыеллыгы өчен "Маяк" газетасына...
      378
      0
      0
    • 30 декабрь 2015 - 08:20
      Кайгы уртаклашу
      1. Латыйпов Фатых Латыйп улы вафат булуы сәбәпле балаларының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз Тымытык авыл җирлеге Советы, ветераннар оешмасы 2. Хәйруллина Мөкатдәсә Насибулла кызы вафат булуы сәбәпле якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз Тымытык авыл җирлеге Советы, ветераннар оешмасы 3. Гарипов Рәис Гариф улы вафат булуы сәбәпле балаларының һәм якыннарының авыр...
      1211
      0
      0
    • 30 декабрь 2015 - 08:14
      Ятимнәрне Кыш бабай ятим итмәде
      Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары... Аларны бары Яңа ел кичәсендә генә күрергә була. Әлбәттә, мондый бәйрәмнәр күңелле сюрпризлар белән дә тулы. Яшьләр үзәгендә ятим балалар өчен оештырылган чарада нәкъ шулай булды. Чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән, кызыклы уеннар, бәйгеләр оештырылды - балалар бер генә минут та тик утырмады. Аларны котлап, муниципаль...
      450
      0
      0
    • 30 декабрь 2015 - 08:12
      «Ак чишмәдә» ял итүчеләр бәйрәмгә бүләк әзерләгәннәр
      Яңа елга һәр җирдә әзерлек бара. Кемдер табын кору, кемдер бүләк турында кайгырта. "Ак чишмә" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр дә тик ятмыйлар: үз куллары белән төрле әйберләр ясап, ярминкә-күргәзмә оештырганнар. Ә бит уйлап карасаң, якыннарың өчен үз кул һәм йөрәк җылың кушылган бүләктән дә кадерлесе юк.
      398
      0
      0
    • 30 декабрь 2015 - 06:40
      Хуш, 2015 ел, Яңа елга – яңа планнар
      Узып баручы 2015 ел Сез җитәкләгән коллектив һәм Сезнең иҗтимагый оешма өчен нинди вакыйгалары белән истә калды һәм тиздән хакимлекне үз кулына алачак 2016 елдан ниләр көтәсез? Яңа елга аяк басканда "Маяк" әнә шул сорауларга җавап эзләп райондашларыбызга мөрәҗәгать итте. Эльвира Галиева, "Ак калфак" татар хатын-кызларының район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе:...
      647
      0
      0
    • 30 декабрь 2015 - 05:32
      “Бердәм Россия” Азнакай балаларын чыршы янына җыйды
      Бусагада - барыбыз да сагынып көтеп ала торган Яңа ел бәйрәме. Күптәнге күркәм традиция буенча быел да Яңа ел алдыннан "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлеге нәни азнакайлыларны чыршы янына чакырды. Партиянең җирле бүлеге секретаре урынбасары, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов балаларны бәйрәм белән тәбрикләп, "Бердәм Россиянең" ил, республика...
      374
      0
      0
    • 30 декабрь 2015 - 05:06
      Яңа ел табынына – үзебезнең продукция
      Шимбә көнне Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсендә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ярминкәләре гөрләп узды. Халык якынлашып килүче Яңа ел табынына итен, маен, балын, яшелчә, җиләк-җимешен алып калырга ашыкты. Менә үз эшмәкәрләребез үстергән каз сатып алдым әле. Яңа ел табыны түренә һәр елны тутырган каз куям. Элегрәк кайдан, ничек сатып алырга дип...
      379
      0
      0
    • 30 декабрь 2015 - 04:32
      Җырлап тора, биеп тора...
      Район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов җитәкчелегендәге зур булмаган төркемебез Азнакай автомобиль юллары идарәсендә эшнең ничек оештырылуы белән танышып кайтты. Өч катлы административ бинаның бер катыннан икенчесенә күчә-күчә, без сугыш ветераннарына, коллективның горурлыгы булган кешеләргә багышланган, ветераннар тормышын бөтен киңлегендә чагылдырган күпсанлы фотостендларны карадык. -166 эшләмәүче пенсионерыбыз бар. Алар белән...
      475
      0
      0
    • 30 декабрь 2015 - 03:04
      Актүбәдә яңа йорт хуҗаларын кабул итте
      Яңа елны куанычлы вакыйгалар белән каршы алабыз. Шуларның янә берсе - Актүбә бистәсендә яңа йорт хуҗаларына ишекләрен ачты. Дүшәмбе көнне узган бу тантанада район һәм бистә җитәкчеләре, төзелешне алып баручылар, бистә халкы катнашты. Тузган торактан күчү программасы нигезендә төзелгән бу 3 катлы йорт 24 фатирлы. Сүз дә юк, авария хәлендәге...
      409
      0
      0
    Реклама