27 декабрь 2015 яңалыклары
-
Азнакай туристлары Казандагы спорт ярышында катнашты
Казанда укучылар арасында спорт туризмы буенча узган «ЗАЛИНГ-2015» республика беренчелегенә ачык ярышларда Азнакай Балалар иҗаты үзәге командасы да катнашты. Динара Закирова, Әдилә Фадеева, Рамил Абдурахманов, Салават Закиров биеклеккә менү һәм төшү буенча осталыкларын күрсәттеләр. -Җиңү яуламасак та, укучылар үзләре өчен күп яңалык җыеп, туристлык белемнәрен тагын да арттырып кайттылар, -...
-
Азнакай зирәкләре бәйге тотты
Дәрестән соң буш вакытларын Азнакай 2 нче урта мәктәбе укучылары файдалы итеп оештыралар. Әле менә икенче чирек ахырында да "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уенын үткәрделәр. Анда иң зирәкләр катнашты. Бу чара аларга тагын да берләшергә ярдәм итте һәм җиңүгә этәргеч бирде. Уен телеэкраннардагыдан аерылмады диярлек. Беренче турда командаларга тормышның төрле өлкәләренә...
-
Азнакай иҗтимагый советы эшчәнлегенә йомгак ясады
Халыкны борчыган проблемаларны тикшереп, хакимияткә җиткерүдә, аларны чишү юлларын эзләүдә иҗтимагый советның роле зур. Чәршәмбе көнне узган чираттагы утырышның көн тәртибенә дә шундый мөһим мәсьәләләр куелган иде. Торак-комуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты директоры Руслан Мөгътәсимовның тарифлар хакында чыгышы совет әгъзаларында шактый сораулар тудырды. Владимир Кротов халыкка транспорт хезмәте күрсәтүдәге, юл...