26 декабрь 2015 яңалыклары
-
“Чатыр-тау Арена” комплексында “Күңелле стартлар” узды
Укучылар арасында Бөтенроссия спартакиадасы кысаларында "Чатыр-тау Арена" комплексында "Күңелле стартлар" ярышларының муниципаль этабы узды. Анда район мәктәпләреннән барлыгы 14 команда катнашты. Актүбә 1 нче мәктәбе командасы беренчелекне яулады. Актүбәнең 2 нче мәктәбе - икенче, Азнакайның 5 нче мәктәбе өченче урынга чыкты.
-
Шәһәребездә Яңа ел чыршылары ачыла башлады
Шәһәребезгә чын бәйрәм рухы биреп, бу көннәрдә кварталларда Яңа ел чыршылары ачыла башлады. Иң беренчеләрдән булып Тукай микрорайонында "Җилсервис" һәм Солтангалиев белән Нефтьчеләр урамнарында "Восход" торак милекчеләре ширкәтләре халыкка бәйрәм бүләк иттеләр. Мәнәвездә 25 декабрьдә, Ишкәев исемендәге паркта 27 декабрьдә 17 сәгатьтә, Яңа Юлда 30 декабрьдә 18 сәгатьтә шундый ук...
-
Штрафларны түләмәүчеләр тиз ачыклана
Юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларның берсе дә җавапка тартылмый калмый. Штрафларны түләмәүчеләр тиз ачыклана, чөнки бердәм мәгълүмат базасы эшләнгән. Моңа җавапсыз караучылар самолетта очу турында хыялланмаса да була, чөнки аларны теркәлү вакытында ачыклап, рейска үткәрмәячәкләр. Узган 11 айда районда ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан юл йөрү кагыйдәсен бозган 355 автомобиль йөртүче тоткарланып, 87се...
-
Азнакайда шәфкатьлелек ае узды
Шәфкатьлелек ае барышында район мәктәпләрендә игелек акцияләре туктап тормады. Әлеге чараларда 6373 укучы катнашты. Үзләре җыйган 50 мең сум акчаны алар "Азнакай" фондына тапшырды.
-
2016 елга фаразлар
Кысла Һөнәри яктан күтәрелешләр булмаса да, финанс ягыгыз тотрыклы калыр. Эш сөюегез, тырышлыгыгыз һәртөрле киртәләрне дә җиңәргә булышыр. Ялгызыгыз гына калырга теләгән, ялыккан мизгелләр булыр. Арыслан Тормышыгыз зебраны хәтерләтер. Берара уңай булса, берара - авыррак. Авырлыкларның вакытлыча гына булуын онытмыйча, үзегезне кулда тотсагыз, уңышка ирешми калмассыз. Таныш булмаган кешеләр белән...