Азнакаево
  • Рус Тат
  • 3 декабрь 2015 яңалыклары

    • 3 декабрь 2015 - 11:35
      Һәркем эштән исән-имин кайтсын!
      Эшкә чыгып киткәндә һәрберебез исән-имин кире өенә әйләнеп кайтуын тели. Кызганычка каршы, гаиләң урынына сырхауханәдәге авырулар янына эләгүең дә бик ихтимал. Районыбызда производство травмалары алдагы еллар белән чагыштырганда кимесә дә, бу һич тынычланырга ирек бирми. Бүген Балалар иҗаты үзәгендә узган семинарда да шул хакта әйтелде. Хезмәтне саклау һәм сәнәгать куркынычсызлыгы...
      360
      0
      0
    • 3 декабрь 2015 - 08:35
      “Вокал-соло” номинациясе буенча яшь музыкантларның республика конкурсында Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясадылар
      Әлмәт шәһәрендә узган "Вокал-соло" номинациясе буенча яшь музыкантларның республика конкурсында Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясадылар. Татарстанның төрле шәһәрләреннән килгән 87 катнашучы арасыннан Азамат Миргалиев, Динарис Бәширов - I дәрәҗә, Азамат Рәхимов, Ләйсән Гайфиева- II дәрәҗә, Алсу Дәүләтгәрәева, Ленара Каһарманова III дәрәҗә лауреат булдылар.
      399
      0
      0
    • 3 декабрь 2015 - 07:11
      Азнакайның балалар иҗат үзәге каршына төп чыршы куелды
      Яңа елга да санаулы көннәр генә кала, җәмәгать. Районда аңа әзерлек инде күптән бара. Быел шәһәребез урамнарында 8 чыршы-сылукай балкып утырачак. Аның иң зурысы төп мәйданнарның берсенә - Балалар иҗат үзәге каршысына бизәп куелды да инде. Әлбәттә, алар янында нәниләребезгә таучыклар, атынгычлар, кардан сыннар да пәйда булачак. Р.Ишкәев исемендәге паркта...
      366
      0
      0
    • 3 декабрь 2015 - 05:51
      Паспорт югалту юньлегә түгел
      Гел уйламаган җирдән килеп чыккан кредитның тарихы әлеге дә баягы шул паспорт югалтудан башлана. Ул мошенник кулына эләксә, Сезнең берничә кредит "хуҗасы" булуыгызга гаҗәпләнәсе дә юк. Шуңа күрә дә паспортыгызны югалткансыз икән, тиз арада бу хакта полициягә гариза язарга кирәк. Шомафыйлар чит паспорт белән кредит алуның әллә никадәр юлларын белә....
      390
      0
      0
    • 3 декабрь 2015 - 05:04
      Азнакай эшмәкәрләре ФАС вәкиле белән очрашты
      Бу көннәрдә район эшмәкәрләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре монополиягә каршы Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарә җитәкчесе урынбасары Рузалин Хәбибуллин белән очраштылар. Киңәшмә эшендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, район эшмәкәрләр берлеге рәисе Әнвәр Җиһангиров һәм башка җаваплы хезмәткәрләр катнашты. Рузалин Рамил улы әлеге идарәнең эшчәнлеге, антимонополь закончалыкларны...
      352
      0
      0
    • 3 декабрь 2015 - 04:54
      Азнакайның авыл мәдәният йортлары хәйрия чаралары уздыра
      Инвалидлар айлыгы кысаларында районыбызда бик күп чаралар оештырыла. Авыл мәдәният йортлары да әлеге игелекле эштән читтә калмадылар: үзешчәннәр үз җирлекләрендә яшәүче физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне җыр-моңнары белән куандыралар. Әлеге әдәби-музыкаль кичәләр чәй табыны артында бик җанлы уза.
      338
      0
      0
    Реклама