19 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Медицина ярдәме күрсәтү буенча Азнакай республика лидеры булып тора
Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина учреждениләренең кайсы районнарда ничек эшләвен анализлап, кызыклы гына рейтинг төзегән. Мондый рейтингларны Россия Президенты фәрманы буенча ясый башладылар. Дәүәт башлыгының максаты - урыннарда чиновникларның да эшчәнлек нәтиҗәсен ачыклау. Ни дисәң дә халыкның сәламәтлеге җирле властьның ничек эшләвенә: яңа медицина учреждениеләре төзелешенә, аларны заманча җиһазлауда ярдәм...
-
Азнакайның югалган Сугышлы авылы турында мәгълүмат җыела
Районыбызның Туйкә авыл биләмәсендә кайчандыр Сугышлы авылы булган, дигән мәгълүмат бар. 1930 елда, ниндидер сәбәпләр белән, авыл таралган. Шул тирәдә бер-ике зират урыны калган. Өлкән яшьтәге райондашларның фаразлавына караганда, бу авылда яшәгәннәрнең күпчелеге Лениногорск районындагы Сугышлы авылына күченгән. Әлеге югалган авыл турында нинди дә булса мәгълүматка ия кешеләрнең биләмә советына...
-
Азнакайдан Хәтер Китабы өчен 16805 тыл ветераны турында мәгълүмат тупланган
Бөек Ватан сугышында тылда фидакарь хезмәт куйган татарстанлылар турында Хәтер Китабы языла. Архив бүлеге тарафыннан бүгенге көнгә 16805 азнакайлы турында мәгълүмат тупланган. Китапның беренче томы 2016 елның ахырына дөнья күрер, дип көтелә. Исемлек шактый зур булу сәбәпле, аның икенче томы да булырга мөмкин.
-
20 ноябрьдә Азнакайда Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак
Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан 20 ноябрь көнне 9.00-11.00 сәгатьләрдә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) ТР Азнакай нотариаль округы нотариуслары кабул итү үткәрә.
-
“Маяк” газетасы Азнакай шәһәр суды хезмәткәрләре белән берлектә турыдан-туры элемтә оештыра
Шәһәр судына нинди сорауларыгыз бар? Бәлки аның эшчәнлегенә карата фикерләр әйтергә телисездер? Яисә гадел хөкемдарлардан киңәш-табыш аласыгыз киләдер? Сорауларыгызны 25 ноябрь көнне 10.00 - 11.00 сәгатьләрдә "Маяк" газетасы редакциясе һәм Азнакай шәһәр суды үткәрәчәк "Туры элемтә"гә киләсе дүшәмбегә кадәр 9-43-57, 9-39-80 телефоннары, халык белән туры элемтә вакытында 9-91-20 телефоны аша...