14 ноябрь 2015 яңалыклары
-
20 ноябрьдә Азнакайда Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак
20 ноябрьдә районда Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Әлеге ярдәм ятим балалар, әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре, ятим балаларны үз гаиләсенә алырга теләүчеләр, уллыкка (кызлыкка) алучылар, инвалид балалар һәм аларның ата-аналары өчен оештырыла. Балалар хокуклары, опека һәм попечительлек мәсьәләләре, ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр...
-
Дәверләр дә башка, кешеләр дә, тик җуелмый сүнмәс дәрт кенә...
Һай ул Сәгыйрь абыйның тавышы! "Карурман"ны сузып җырлап җибәргәндә Ык буеның йөгерек суы да акмый торадыр, таллардагы кошлары да бермәл тынсыз каладыр кебек тоела иде. Сагындыра, тымытыклылар гына түгел, райондагы чордашлары сагына Сәгыйрь Харрасовны. Үз заманында нәкъ менә алар нигез салган Тымытыкның ветераннар хоры шушы көннәрдә үзенең 20 еллыгын билгеләп...
-
Җиңелмәс, тоттырмас коррупция
Түгәрәк күмәч турындагы әкиятне һәрберебез яхшы белә. "Әбидән дә качтым, бабайдан да качтым, синнән дә качам", - дип мактана төп герой. Тамырлары бик тирәннән булган коррупция дә бездән - кешеләрдән, ничәмә гасырлар көлә, һич тә тоттырмый. Аның белән белгәнебезчә, Ленин да, Сталин да көрәшеп караган. Шундый глобаль Октябрь революциясен оештыру,...
-
Азнакайда иң чибәр һәм сәләтле татар кызын ачыкларга җыеналар
Матурлык туйда гына кирәк диләр бездә. Хак та, тормыш итә башлагач, кәләшеңнең йөзенә генә карап утырып булмый, гаиләнең иминлеге аның эшкә уңган-булганлыгына да бәйле. 18 ноябрьдә Мәдәният йортында узачак бәйгедә районыбызның 18-25 яшьлек туташлары матурлыклары буенча гына түгел, ә сәләтләре буенча да көч сынашачак.
-
Азнакайда производство травмалары кимегән
Таеп егылдым. Аңыма килдем - гипс! Танылган комедиядәге әлеге сүзләрне без бәлага тарыганда еш кабатлыйбыз. Ә бит чынлыкта күпме кеше таеп егылу аркасында кул-аягын сындыра. Мондый бәхетсезлек очраклары көнкүрештә генә түгел, производствода да күзәтелә. Хезмәтне саклау буенча район координацион советының чираттагы утырышында сүз эш урыннарында травмаларны булдырмау хакында барды. Район...