8 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Танышым шомафый булып чыкты
Кешеләрне теләсә ничек алдап йөргән аферистлар турында укыгач, тапшырулар карагач, аларның ятьмәсенә эләгүчеләрнең ышанучанлыгына аптырый идем. Бердәнбер көнне үзем дә шулар хәленә төшәрмен дип уйламадым да. Игътибарсыз, беркатлы булсаң, андый хәлләрдән хали булмыйсың икән. Базарда танышымны очраткач, үземә чәйләп алырга чакырдым. Аллага шөкер, барлык заманында яшибез, сый-нигъмәтле өстәл әзерләдем, гәпләшә-гәпләшә...
-
Бардыр бер тукталыш...
Автобуска җитешим дип социаль яклау идарәсе кырындагы тукталышка таба йөгергәндә, тукталыш эчендә егылган өлкән яшьтәге әбине күреп, башта аптырап калдым. Аннан тизрәк ярдәмгә килеп, торырга ярдәм иттем үзенә. Башы әйләнеп китеп егылды микән дип уйласам, ялгышканмын икән. - Тукталышта автобус көтеп арыганлыктан, урындыкка утырып торган идем. Ул бигрәк биек итеп...
-
Ятим дә мин, тол да мин
Гаиләдә төпчек бала булып туган Айгизә әнисенең җылы кочагында иркәләнә дә алмый калды. Бер-бер артлы туган алты бала, әниләре бавыр чиреннән дөнья куйганда, балигълык яшенә дә җитмәгәннәр иде әле. Әнисез ачлы-туклы гомер үз көенә ага торды. Йомшак холыклы әтиләре, балалар әни назына тиенер дип, икенче хатынга өйләнде. Әмма үги әни...
-
Корыган агач башка төшсә...
8 нче мәктәп ишегалдының бер почмагында бик корыган агач бар, нигә аны кисмиләр икән? һава шартларын да аңлармын димә, әле генә кар, әле генә җил-давыллап яңгыр ява. Көчле җил вакытында әлеге агач кешеләр өстенә авып, каза китерә күрмәсен дип борчылам. Хәсәнов урамыннан кеше дә күп үтә, балалар да күп йөри...