2 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Азнакай районыннан 13 укучы һәм 5 педагог «Сәләтле балалар» фонд премиясенә лаек булды
Менә унберенче елын «Татнефть» җәмгыятенең «Сәләтле балалар» фонды республиканың көньяк-көнчыгышында урнашкан район үзәкләренең берсендә төбәк, республика, федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңү яулаган балаларны бүләкләп, призерлар слеты үткәрә. Быел ул Бөгелмәдә узды һәм районыбыздан 13 укучы һәм 5 педагог фонд премиясенә лаек булды. «Татнефть» җәмгыяте бүләге барлыгы 70...
-
Икеле капчыклары аттестатсыз калачак
Икеле капчыкларын элек ничек тә этеп-төртеп, «өчле» куеп булса да чыгырып җибәрәләр иде мәктәптән. Әмма хәзер унберенчеләр генә түгел, тугызынчылар да дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырганда гына кулларына өлгергәнлек аттестаты ала ала. Кызганычка каршы, балигъ булмаганнар эше буенча комиссия утырышларында укырга теләмәүчеләр белән дә очрашырга туры килә. - Үземә җитәрлеген алдым...
-
Эш эзләүче гражданнар һәм эш бирүчеләр игътибарына
2015 елның 3 июленнән мәгълүмати-аналитик системаның "Россиядә эш" гомумроссия вакансияләр банкы сәнәгать эксплуатацияләвенә җибәрелде. Порталның Интернет челтәрендә адресы: www.trudvsem.ru. Мәгълүмати-аналитик система - "Россиядә эш" гомумроссия вакансияләр банкы - эш эзләү өчен дәүләт порталы ул. Портал "Шәхси кабинет" сервисын файдаланып, гомумроссия базасында үз вакансияләрен мөстәкыйль урнаштыра алган Россиянең барлык төбәкләренең мәшгульлек...
-
Ялгыз азнакайлыларны “Пар канатлар” клубы кавыштырачак
Сез ялгызлыктан зар-интизармы? Буйдак тормыш туйдырды, гаилә җылысын, бәхетен тоеп яшисегез киләме? Районыбызның ЗАГС бүлегендә Сезне һәр шимбәдә 10.00-12.00 сәгатьләрдә көтәләр һәм ялгызлыктан арынуда ярдәм итәргә әзерләр. Сүз дә юк, Сезнең хакта мәгълүматлар сер итеп саклана, ансы өчен шикләнмәгез. Кыюсызлар, гаилә корырга үзен әле әзер түгел дип санап, моны кичектереп...