27 октябрь 2015 яңалыклары
-
Өлкәннәр айлыгы барышында Азнакайда 3 миллион 800 мең сумлык матди ярдәм күрсәтелде
Өлкәннәр айлыгында һәр оешма-предприятие алдына үз ветераннарына мөмкинлектән чыгып матди ярдәм күрсәтү бурычы куелды. Ә инде бюджет өлкәсе, предприятиеләре ябылган һәм районга күчеп килгән 70тән өстәге ветераннарыбызга, барсы 2350 кешегә, ул башка чыганаклардан алынды. Шул рәвешле, айлык барышында районда 7291 өлкән кешегә, барсы 3 миллион 800 мең сумлык матди ярдәм...
-
Азнакайда төзүчеләрне хөрмәтләделәр
Туган төбәгебезнең үсешендә төзүчеләрнең дә тырыш хезмәте ята. Узган җомгада Мәдәният сараенда әлеге тармак ияләрен хөрмәтләделәр. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин районыбыз төзелешенә өлеш керткән ветераннарга, бүгенге көндә аларның эшен лаеклы дәвам итүчеләргә тирән рәхмәтен белдереп, бүләкләр тапшырды. Тантаналы чара татар эстрадасы йолдызларының концерты белән үрелеп барды. Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан
-
Хәбир Иштирәков: «Азнакай ветераннары эшчәнлеге республикага өлге»
Көзге һәм язгы кыр эшләре чорында авыл хезмәтчәннәренә ярдәм оештыру, мәктәпләрдә әхлакый-патриотик чаралар үткәрү, районда уздырылган һәртөрле очрашулар, бәйрәмнәрдә катнашу, яшьләрне хәрби хезмәткә озату - болар районыбыз өлкәннәре тарафыннан башкарылганнарның беразы гына. Ә инде Бөек Җиңүнең 70 еллыгына алар алып барылган әзерлек республика күләмендә үрнәк итеп куелды, бу бәйгедә Азнакай...
-
Мексиканнар авыл хуҗагына яңа проект тәкъдим итте
Татарстанда тотрыклы үсеш алган районнарның берсе буларак, чит төбәкләр һәм илләрнең Азнакай белән кызыксынуы арта бара. Төркия, Белоруссия, Кырым белән багланышлар матур гына дәвам итә. Быел җәен итальяннар эшлекле визит ясаган иде. Шушы көннәрдә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Мексика компаниясе вәкилен кабул итте. Очрашуда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе...
-
«Ак чәчәкләр» - Азнакайда, азнакайлылар – «Ак чәчәкләр»дә!
Еллар узып та үз аһәңен җуймаган әсәрләр була. Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр"е - әнә шундыйлардан. Аның буенча фильм төшерелүе турында күптән экраннар аша яңгыраган иде. Бу шимбәдә азнакайлылар аны тамаша кылу бәхетенә ирештеләр. Мәдәният йортында алма төшәр урын юк. Мәңгелек темалар - мәхәббәт, намус, вөҗдан турында фильм бер сулышта, тын...
-
Дәүләтшина Мәхмүзә Фазлый кызына 27 октябрьдә 85 яшь тулды
Кәкре Елга авылында яшәүче әбиебез Дәүләтшина Мәхмүзә Фазлый кызына 27 октябрьдә 85 яшь тулды. Әбиебезне юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Күз нурыңны бирдең безнең өчен, Йөрәк җылың булды гел кояш. Шатлыгыбыз арта сиңа карап, Безнең өчен бәхет син булгач. Сәламәтлек, шатлык, бәхет теләп: оныгы Регина, кияве Денис, оныкчыгы Вәсилә