26 октябрь 2015 яңалыклары
-
Азнакайда аттестация үтәргә теләгән педагоглар тестлаштыру узды
Тестлар укучылар өчен генә түгел, укытучылар өчен дә үткәрелә. Шушы көннәрдә мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлегендә квалификация дәрәҗәсен билгеләп, аттестация үтәргә теләгән педагоглар тестлаштыру узды. Ул off-line режимында барды. Анда барлыгы 105 педагог квалификация дәрәҗәсен тикшерде.
-
Азнакайның туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре укучылар белән очрашты
Бүгенге кибет киштәләрендәге муллыкка күзләр камаша һәм еш кына без ризыкның файдалымы-зыянлымы икәнен уйламыйча да, кабына яки рекламасына алданып сатып алабыз. Бигрәк тә балаларга аңлатуы кыен. Туган төбәкне өйрәнү музее хезмәткәрләре Халыкара азык-төлек көне уңаеннан бик файдалы чара оештырып, балаларга кибеттән азы-төлек алганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге турында киңәшләрен бирделәр.
-
Азнакайда математика һәм башлангыч сыйныфы укытучыларының район семинары узды
Җиңү бистәсе мәктәбе базасында математика һәм башлангыч сыйныфы укытучыларының район семинары узды. Анда катнашучылар 1,4, 5 нче сыйныфларда математика дәресләрендә булдылар, федераль дәүләт белем бирү стандартларының ничек тормышка ашырылуы белән таныштылар, укучылар башлангычтан төп звенога күчкәндә сыйфат күрсәткечләрен киметү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
-
Азнакай укучылары шәһәр суды эшчәнлеге белән таныштылар
Азнакай шәһәр судында хокук бозуларга каршы профилактик чараларга җитди игътибар бирелә, бигрәк тә укучылар, яшьләр белән эшләүгә. Әле шушы араларда гына шәһәрнең 5нче мәктәбе укучылары белән очраштылар. Биредә кабинетларда булып, суд эшчәнлеге белән таныштылар. Кирәкле мәгълүматны алу мөмкинлеге тудырылган "Ачык гадел хөкем" системасы, бай музей да аларда зур кызыксыну уятты....
-
Азнакай балалар сырхауханәсенең филиалы төзекләндерүдән соң ачылды
Балалар сырхауханәсенең Шәйхетдинов микрорайонындагы филиалы 1989 елдан эшләп килә. Быел ул 2 айга капиталь ремонтка ябылып торды да, шушы көннәрдә янәдән ишекләрен ачты. Тәрәзә-ишекләре алыштырылган, идәне яңартылган, кабинетлары "көлеп торган" бина хәзер тагын да яктырды, җылынды. 4 участокны берләштергән филиал 800 балага хезмәт күрсәтә. Табиблар һәм шәфкать туташлары көн саен...