24 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Нефть бетсә нишләрсез?
Йомыш төшеп Казанга баргач, элеккеге Бауман, хәзерге Татарстан урамыннан як-яктагы йортларны күзәтеп, Кремльгә таба акрын гына атлыйм. Без укыган чордагы мәркәз түгел инде бу. Матурайды, көязләнде, дим эчтән генә. Килгән саен яңача төсмер алган кебек күренә Казан. Автобусның иртәнге өчтә кузгала торганына утырып килгән идем. Янәсе, эшлисе эшләрне эшләп бетерү...
-
Үз кояшыңны тап!
Көз җиткәч болытлы көннәр күбәя. Шуның аркасында без еш кына җылылык һәм яктылык җитмәүне сизәбез. Мондый вакытта ярдәмгә сары төс килә! Барыбызга да мәгълүм, болытлы көнне җанга да рәхәт түгел. Еш кына күңелне ямансу уйлар баса. Әнә шундый моңсулыкны җиңеп, үз кәефеңне үзең күтәрергә кирәк. Ә моның өчен иң беренче,...
-
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына МӨРӘҖӘГАТЕ
Мөхтәрәм Татарстан мөселманнары! Кадерле ватандашлар! Сезне чын йөрәктән Корбан бәйрәме белән котлыйм! Бу изге көннәрдә барлык мәчетләрдә дин кардәшләребез тынычлыкка, тәүбәгә һәм мәрхәмәткә өндәп Аллаһыга ялвара. Барчабыз да ихластан китергән корбаныбыз кабул ителсен, йөрәктән чыккан сүзләребез бөек Аллаһ тарафыннан ишетелсен дип тели. Барлык дөнья диннәре өчен уртак булган игелек, мәхәббәт...