22 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Алар рухи азыксыз яши алмый
"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте үз карамагындагы газета-журналларга иң күп язылучылар арасында һәр язылу компаниясе чоры саен бәйге үткәрә. Җиңүчегә бүләге дә саллы - iPad! Менә агымдагы елның икенче яртыеллыгы буенча конкурска йомгак ясалды һәм анда безнең районнан да җиңүчеләр бар. Җиңү бистәсеннән Миләүшә Шәйхулова 7 мең сумнан артыклык басма матбугатка язылып,...
-
Азнакайның туган якны өйрәнү музее яңа экспонатлар белән тулыланды
Җөмһүриятебезнең танылган тарихчысы, галим-археолог, Казан Федераль университеты профессоры, академик Альберт Борханов Азнакайның туган якны өйрәнү музеена 150гә якын яңа археологик экспонатлар тапшырды. Алар Түбән Стәрле, Урсай, Тымытык, Чалпы, Татшуган һәм районның башка авылларында табылган. Борынгыларның бакыр, тимердән ясалган көнкүреш әйберләре гаять тарихи кыйммәткә ия.
-
Азнакайда беткән авылларны барлау эшләре дәвам итә
Районыбызда беткән авылларны барлау эшләре дәвам итә. Кайчандыр гөрләп торган Кызыл Чишмә авылының да урыны гына калган. 26 сентябрь көнне бу урында авыл истәлегенә стела урнаштырылачак. Шунда ук Корбан гаете дә уздырылачак. Барлык авылдашларны истәлекле тантанага көтеп калалар. Ул 11.00 сәгатькә билгеләнгән.
-
Сигнализация янгынга көчәергә юл куймады
Якшәмбегә каршы төндә Тымытык авылы янындагы җитештерү объектында янгын чыга. Бәхеткә, дәүләт янгын күзәтчелеге күрсәтмәсе нигезендә әлеге бинада яңа янгын сигнализациясе, хәбәр бирү җайланмасы куелган була. Заманча җиһазлар һәм персоналның үзвакытында дөрес эш итүе нәтиҗәсендә янгынның көчәюенә юл куелмый. Утның ни сәбәпле чыгуы ачыклана. Шулай да "кызыл әтәч" бина түбәсенә...