12 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Сәпәйдә 21нче елгы ачлыкта вафат булган авылдашларның каберлегенә истәлек ташы куелды
Сәпәй авылында "Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел" гыйбарәсен сүздә генә түгел, гамәлләре белән дә аклыйлар. Бу җәйдә авыл янәшәсендәге 21нче елгы ачлыкта вафат булган авылдашларның (ә алар барсы 600гә җиткән дип фаразлана) уртак каберлегенә истәлек ташы куелды. Күптән түгел шушы авылда туып үскән танылган журналист, әдип Дамир Асыловны искә алу...
-
Азнакай авылларындагы ФАПлар профилактик кабул итү үткәрде
Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы кысаларында атна дәвамында Камышлы, Урсай, Баланлы Бүләк, Балтач авыллары фельдшер-акушерлык пунктлары сәламәтлек мәктәпләрендә чираттагы кабул итү үткәрелде. Фельдшерлар һәр килүченең кан басымын тикшерделәр, консультацияләр бирделәр. Сүз дә юк, кан басымы авырулыларга даими дәвалану таләп ителә, шул нисбәттән шәфкать ияләре дарулар куллануга аеруча басым ясады.
-
Азнакайның тагын 96 гаиләсе өй туйларын билгеләп үтәчәк
Шәһәребез елдан-ел үсә, яңа йортлар калка. Радужная урамында төзелеп килүче 144 фатирлы йортның ике подъезды эшләнеп, анда инде берничә ел яшиләр. Калган 4 подъездда да эшләр тәмамлануга таба бара, йорт ел ахырына тапшырылыр, дип көтелә. Шул рәвешле, 96 гаилә быел биредә өй туйларын билгеләп үтәчәк.