9 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Азнакай кышка әзер
Көзгә кердек, аннары - кыш. Җәй исә шушы кырыс фасылга әзерлек өчен бирелгән вакыт кына ул. Бигрәк тә торак-коммуналь хуҗалыклар өчен. Азнакай җылылык челтәре һәм "Сельхозжилсервис" предприятиеләре хезмәткәрләре май аеннан бирле кышны кайгыртып, аңа әзерлекне алып бара: котельныйлар ремонтлана, су, җылылык линияләре тикшерелә, яңаларына алыштырыла... Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары...
-
Азнакайда ЮХИДИ инспекторлары рейд уздырды
Бер төндә - тугыз исерек. Атна ахырында ЮХИДИ инспекторлары уздырган рейд төнендә әнә шуның кадәр аек булмаган кеше машина йөртергә теләгән. Дөрес, болары әле эләккәннәре генә. Бүген кайберәүләрне кул җитмәслек штрафлар да куркытмый булса кирәк, районда икенче тапкыр исерек килеш руль артына утырган җиде кешегә җинаять эше кузгатылган.
-
Балалар белән экология хакында сөйләштек
Шәһәребезнең иң күркәм урыннарыннан берсе - Жиңү паркында музей хезмәткәрләре экология темасына багышланган чара уздырдылар. Анда Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Җәмилә Кожемякина, Ләйсән Сираева катнашып, 10 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә бүгенге табигатебезнең торышы, туган җиребезнең чисталыгын саклау кирәклеге хакында аңлаттылар. Бу чара юкка гына Җиңү паркында үткәрелмәде. Биредә яшь...
-
Әсләмов Әнис Миннегәрәй улын 70 яше белән тәбрик итәбез
"Азнакай җылылык челтәре" ҖЧҖ идарәсе, профсоюз комитеты, ветераннар советы Әсләмов Әнис Миннегәрәй улын 70 яше белән тәбрик итәләр. Аңа сәламәтлек, куанычлы озын гомер телиләр.
-
Азнакай игенчеләренең 5,3 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм бөртекле кузаклы культураларны суктырып аласылары калды
Яңгырлы һава торышы урып-җыю эшләрен тоткарлый. Азнакай районы кырларыннан 5,3 мең гектар мәйданнан (9%) бөртекле һәм бөртекле кузаклы культураларны суктырып аласылары калды. Барлыгы 120,6 мең тонна иген суктырылган. Бу республика буенча иң зур күрсәткечләрнең берсе. Уңыш бер гектардан 22,5 центнер тәшкил итә.
-
Азнакайда Парклар һәм скверлар елына багышланган фестиваль узды
Республика башлыгының 2015 елны Парклар һәм скверлар елы дип игълан итүе яшәгән җиребезне тагын да гүзәллеккә күмәргә, гөлбакчага әверелдерергә булышты. Бүген инде Азнакайда кайда ял итим икән дип бер кеше дә кайгырмый торгандыр. Шәһәр үзәгендә - Ишкәев исемендәге, Тукай микрорайонында - Тарсус, көнчыгыш микрорайонда Яшьләр паркы, Геройлар аллеясы, Җиңү паркы...