15 август 2015 яңалыклары
-
Бүген Азнакайда Виктор Цойны искә алу кичәсе узачак
15 августта исә 18.00 сәгатьтә Ишкәев исемендәге паркта Виктор Цойны искә алу кичәсе уздырыла. Шулай ук 20.30 сәгатьтә «Восток»та бушлай «Игла» кинофильмы күрсәтелә.
-
Спорт – тернәкләндерү чарасы
"Өмет" үзәгенең социаль тернәкләндерү үзәгендә әледән-әле сәламәтләндерү буенча төрле чаралар үткәрелеп тора. Шундыйларның берсе - скандинавиячә йөрешне социаль хезмәт алучылар үз иткән. Соңгы җиде айда гына да әлеге спорт төре белән 400дән артык кеше шөгыльләнгән. Бу сулыш, кан әйләнеше, буыннар авырулы һәм артык авырлыктан интегүчеләр өчен файдалы ди белгечләр. Шушы...
-
Азнакайда комиссия мәктәпләрнең әзерлеген тикшерәчәк
Мәктәпләрдә беренче кыңгырау чыңларга да санаулы көннәр калып бара. Инде хәбәр итүебезчә, быел районның 4 мәктәбе капиталь ремонт программасына керде. Шулай ук «Уңайлы мохит» программасы буенча 2 мәктәптә эш башкарылды. 18-19 августта комиссия мәктәпләрнең әзерлеген тикшереп, аларны яңа уку елына кабул итү үткәрәчәк.
-
Азнакай игенчеләре урып-җыю эшләренең 49 процентын башкарып чыктылар
Азнакай игенчеләре 28,8 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар суктырып алганнар. Бу барлык чәчүлек мәйданның 49 проценты дигән сүз. 71,6 мең тонна иген суктырылган. Гектар уңышы уртача 25 центнер тәшкил итә.