11 август 2015 яңалыклары
-
Казан Сан-Паулуда 2019 елда WorldSkills Competition уздыру хокукын отты
2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионаты Казанда узачак. Бүген бу хакта WorldSkills Генераль Ассамблеясе утырышы йомгаклары буенча билгеле булды, утырыш Сан-Паулуда (Бразилия) узды. Россия Федерациясеннән 2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионатын уздыруда шәһәр-кандидат буларак Казанны тәкъдир итүдә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм...
-
Азнакай бакчачылык ширкәтендә янгын чыккан
Шимбә көнне "Юлчы" бакчачылык ширкәтендә янгын чыгып, шәхси умарта өе һәм будкага зыян сала. Әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара. Азнакай күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре коры, җилле һава шартларында аеруча сак һәм игътибарлы булырга, янгын кагыйдәләрен катгый сакларга киңәш итә.
-
Азнакай игенчеләре урып-җыю эшләренең 42 процентын башкарып чыктылар
Азнакай игенчеләре 25,1 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм бөртекле кузаклы культураларны суктырып алганнар. Бу барлык чәчүлек мәйданның 42 проценты дигән сүз. 62, 4 мең тонна иген суктырылган. Гектар уңышы уртача 25 центнер тәшкил итә.
-
Эчкечелек – гаиләнең генә түгел, җәмгыятебез бәласы
Эчкечелек - гаиләнең генә түгел, җәмгыятебез бәласы. Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе секретаре Эльвира Солтангирова чыгышыннан күренгәнчә, комиссиядә каралучы эшләрнең 70-80 проценты эчкече әти-әниләргә кагыла. Марсель Шәйдуллин авыл хуҗалыклары җитәкчеләренә башка төбәкләрдән килгән гаиләләрне эшкә кабул иткәндә бик игътибарлы булырга кирәклеген асызыклады, чөнки мондый эчкече гаиләләрнең күпчелеге...
-
Социаль мошенниклар тик ятмый
Берәүләр акчаны маңгай тире түгеп тапканда, икенчеләр кеше алдап, ансат кына баю белән мәшгуль. Атналык оператив хәлне яктыртканда эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров социаль мошенникларның тик ятмавын әйтте, уяу булырга өндәде.
-
Азнакай районында барлык көч урып-җыюга юнәлдерелгән
Бүгенге көндә барлык көч урып-җыюга юнәлдерелгән. Иген мәйданнарының әлегә 40 проценты җыелган. Яңгырлар тулы көчкә эшләргә ирек бирми. Атналык киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин аяз көннәрнең һәр сәгатен файдаланып калырга чакырды. Ул шулай ук авыл җирлекләре башлыклары алдына якын арада шәхси хуҗалыкларны терлек азыгы белән тәэмин итеп бетерү бурычын...
-
Азнакай педагоглары август киңәшмәсенә әзерләнә
Районыбыз педагоглары зур чара - август киңәшмәсенә әзерләнә. Аның кысаларында 7 августта мәктәпчә яшьтәге балалар учреждениләре хезмәткәрләре конференциясе узды. Анда мәктәпкәчә белем бирү эшчәнлегенең төп юнәлешләре хакында сүз барды, «Ел тәрбиячесе», «Ел педагог-психологы» бәйгеләрендә җиңүчеләр бүләкләнде. Педагогик остаханәдә тәрбиячеләр эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Методик һәм фото, рәсем күргәзмәләре конференциянең эчтәлеген...