Азнакаево
  • Рус Тат
  • 6 август 2015 яңалыклары

    • 6 август 2015 - 12:13
      Азнакайның Шәйхетдинов урамында ишегалды бәйрәме узды
      Бер йорт, бер ишек алдында яшәсәк тә, еш кына бер-беребезне белмибез, танымыйбыз да. Ә менә соңгы елларда урам, ишегалды бәйрәмнәрен уздыру халыкны бер гаиләдәй дуслаштыра, якынайта бара. Мондый бәйрәмнәр халык һәм власть арасында да үзара дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыра, ике арада күпер төзи. Чөнки нәкъ менә шундый бәйрәмнәрдә халык җитәкчеләргә үз...
      631
      0
      0
    • 6 август 2015 - 11:19
      “Азнакай сөте” “Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсында көмеш медаль яулады
      Азнакайның сөт продукциясен үзебездә генә түгел, тирә-як район һәм республикаларда да яратып алалар. Быел да "Азнакай сөте"нең "Голланд" сыры һәм ак мае "Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсында көмеш медаль яулады һәм ил базарында танылу тапты. Завод якын арада "Россиянең иң яхшы 100 товары" бәйгесендә дә катнашырга ниятли.
      780
      0
      0
    • 6 август 2015 - 08:32
      Азнакай халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
      Түләүле юридик ярдәм алырга һәркемнең дә хәленнән килми. Ә хокук саклау органнарына кагылышлы сораулар халыкта шактый. Әлеге мәсҗәләне хәл итү йөзүеннән Россия эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге айның һәр икенче сишәмбесендә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтә.
      378
      0
      0
    • 6 август 2015 - 06:29
      Азнакайның яшь скрипкачылары Сочи шәһәрендә җиңү яулап кайттылар
      Азнакайның яшь башкаручылары уңышлары белән даими куандырып тора. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары Сочи шәһәрендә узган беренче Халыкара балалар һәм яшүсмерләр фестиваль конкурсыннан җиңү яулап кайтты. Скрипкачы Рания Солтанова (укытучысы - Лилия Тимерова, концертмейстеры - Римма Лебедева) - беренче дәрәҗә лауреат булды һәм гала-концертта чыгыш ясады. Шулай ук шушы мәктәпне тәмамлаган...
      357
      0
      0
    • 6 август 2015 - 06:20
      Азнакайда “Автоледи” бәйгесе узачак
      Гүзәл затларыбыз яллы чаптарларны гына түгел, тимер атларны да җиңел буйсындыра. Ел саен уздырыла торган "Автоледи" бәйгесе - моның ачык мисалы. 8 августта ЮХИДИ бүлеге тарафыннан ДОСААФ базасында үткәрелүче чираттагы конкурста хатын-кызлар тагын бер кат машина йөртү, юл хәрәкәте кагыйдәлен белү, аш-суга осталыкларын күрсәтә алалар.
      715
      0
      0
    • 6 август 2015 - 05:16
      Азнакай инвалидлары тернәкләндерү үзәкләренә китте
      Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең сәламәтлеген кайгыртуга республикада зур игътибар бирелә. Әле шушы көннәрдә генә районыбыздан ун кеше "Ак Чишмә" инвалидларны тернәкләндерү үзәгенә китте. Шулай ук Бөгелмә һәм Баулы шәһәрләрендәге тернәкләндерү үзәкләрендә дә унлап бала сәламәтлеген ныгыта.
      524
      0
      0
    • 6 август 2015 - 04:49
      Азнакайның “Юлдаш” агитбригадасы басулардан кайтып керми
      Иген уңышы өчен көрәштә мәдәният хезмәткәрләре дә үз өлешләрен кертә. Урып-җыю компаниясе чорында "Юлдаш" агитбригадасы басуларда механизаторлар алдында концерт номерлары белән чыгыш ясый. "Таллы Бүләк", "Марс", "Хәмит Мөстәкыймов", "Закирова","Чатыр тау", "Туйкә" хуҗалыклары хезмәтчәннәре төшке ял вакытында аларның җыр-биюләрен карап, күңелләренә ял алды инде.
      355
      0
      0
    Реклама