Азнакаево
  • Рус Тат
  • 21 июль 2015 яңалыклары

    • 21 июль 2015 - 06:49
      «Маяк» музее Ачык ишекләр көне үткәрә
      «Маяк» газетасының 85 еллык юбилее уңаеннан аның музее ачылу турында хәбәр иткән идек инде. Бу безнең хәбәрчеләребездә, «Гөлстан» әдәби берләшмәсе әгъзаларында һәм газета укучыларыбызда зур кызыксыну уятты. Җомга көнне, ягъни 24 июльдә 10.00 сәгатьтә музеебызда Ачык ишекләр көне уздырыла. Газетабызның бай тарихлы үткәне белән танышырга теләүчеләрне көтеп калабыз.
      483
      0
      0
    • 21 июль 2015 - 06:29
      Азнакайда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе старт алды
      Берничә ел дәвамында Татарстан Президенты канаты астында һәм «Бердәм Россия» партиясе инициативасы буенча «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе үткәрелә. Аның максаты - аз тәэмин ителгән, ишле, тәрбиягә һәм опекага бала алган гаиләләргә ярдәм итү, тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәндә һәр укучыга бәйрәм ясау. Бу атнадан әлеге акция районыбызда...
      496
      0
      0
    • 21 июль 2015 - 05:55
      Бергәләшеп җиңү яулыйк!
      "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте барлык район һәм республика газеталары арасында "Легендар брендлар" дигән конкурс үткәрә. "Маяк" әлеге бәйгенең "Легендар газета" номинациясендә катнаша. Район газетасын бүген чыннан да легендар елъязма дип атарга була. 85 еллык чал тарихка ия республиканың иң гомерле басмаларыннан берсе саналган "Маяк" газетасы, нинди генә авыр чор булмасын, һәрвакыт...
      382
      0
      0
    • 21 июль 2015 - 04:27
      Пенсия фонды идарәсендә ТР буенча бүлекчә управляющие урынбасары азнакайлыларның сорауларына җавап бирәчәк
      24 июльдә 11.00 сәгатьтә Пенсия фонды идарәсендә (Төзүчеләр ур., 10) ТР буенча бүлекчә управляющие урынбасары Ясько Андрей Джонович халыкны кабул итә. Алдан 7-01-50 телефоны аша язылырга мөмкин.
      451
      0
      0
    Реклама