20 июль 2015 яңалыклары
-
Азнакайда яңа уку елында беренче сыйныфка 725 бала барачак
Районыбызда демографик хәл елдан-ел яхшыра. Әлеге хакта саннар да ачыктан-ачык сөйли: яңа уку елында беренче сыйныфка 725 бала бара. Узган ел 628 бала беренче тапкыр парта артына утырган.
-
Иртәгә Азнакайдан 30 сәләтле бала Туапсе шәһәренә ял итәргә китәчәк
Сәләтле балаларга районда игътибар зур. Олимпиадаларда җиңүчеләргә, иҗтимагый актив, спорт, мәдәният өлкәсендә уңышларга ирешкән укучыларга муниципаль район башлыгы гранты, «Чулпан» премиясе тапшырыла, җәен лагерьларда алар өчен махсус сменалар оештырыла. Иртәгә әнә шундый 30 сәләтле бала Черноморец республика үзәге юлламалары буенча Кара диңгез буендагы Туапсе шәһәренә ял итәргә китә. Олы сәфәр...
-
Азнакайда яшәүче туганыбыз Ишмөхәммәтова Суфия Моталлап кызын туган көне белән котлыйбыз
Банки Сукаеш авылында туып үскән, хәзерге көндә Азнакайда яшәүче туганыбыз Ишмөхәммәтова Суфия Моталлап кызын туган көне белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, кайгысыз, шатлыклы тыныч көннәр, балаларның ягымлы карашларын тоеп, оныклар белән горурланып, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын. Туар таңннар өметләрдән торсын, Бәрәкәттә булсын елларың. Гомерләрең озын булсын...
-
Туганыбыз Хафизова Гүзәлия Фатих кызын туган көне белән котлыйбыз
Яңа Кәшер авылында яшәүче туганыбыз Хафизова Гүзәлия Фатих кызын туган көне белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, куанычлы озын гомер, кайгысыз, шатлыклы тыныч көннәр, балаларның игелеген күреп, оныклар белән горурланып, тынычлыкта,Таһир абый белән тигезлектә, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын. Бәхеткә, шатлыкка күмелеп, Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп. Кадергә хөрмәткә төренеп Яшә син...
-
Бүген Азнакай игенчеләре уракка төштеләр
Көнне-төнгә ялгап, тир түгеп үстергән игенкәйләребез өлгерде. Һәммәбез өчен иң җаваплы, иң әһәмиятле урып- җыю кампаниясенә керештек. Азнакай игенчеләре атна башында һәр елдагыча республикада иң беренчеләрдән булып, уракка төштеләр. Дүшәмбедә "Азнакай"АФ", "Стәрле", "Марс", "Тукай", "Чатыр тау" хуҗалыклары старт алдылар, көзге культураларны суктыра башладылар. Хәерле сәгатьтә! Уракның ничек баруы белән кызыксынып...
-
Татарстанда мошенниклыкта шикләнелүчеләр эзләнелә
80 яшьлек әбинең меңнәрен үзләштереп качкан яшьләрнең кемлеге ачыклауга юнәлтелгән оператив-эзләү чаралары башкарыла Татарстанда мошенниклыкта шикләнелүчеләр эзләнелә. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы шул хакта ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Җинаять 4 июнь көнне кылына. Көндезге 3ләр тирәсендә зыян күрүче өенә 4 билгесез адәмне - 2 егетне һәм 2 кызны кертә. Пенсионер...
-
Азнакайлылар уракка төште
Азнакай игенчеләре һәр елдагыча республикада иң беренчеләрдән булып уракка төштеләр. Бүген (20 июль) "Азнакай"АФ", "Стәрле", "Марс", "Тукай", "Чатыр тау" хуҗалыклары старт алдылар, көзге бодайга керделәр. Хәерле сәгатьтә!
-
Азнакайда капремонт эшләре тулы куәтенә бара
Капиталь ремонт һәм башка торак һәм коммуналь челтәрләрен ремонтлау программалары буенча эш тулы куәтенә бара. Бүгенге көндә планлаштырылган эшләрнең 87,4 проценты башкарылган. Оешмалар 15 августка кадәр барлык эшләрне дә тәмамларга, капиталь ремонт ясалган объектлар дәүләт комиссиясе тарафыннан кабул ителеп алынырга тиеш. Кайбер подрядчы оешмалар эшләрен 100 процентка үтәгәннәр инде.
-
Азнакайда югалган авылларны онытмыйлар
Туган җир, туган авыл, кайларда гына яшәсәң дә, сагындырып, үзенә дәшеп тора. Бигрәк тә югалган авылларын җирси, юксына кешеләр. Туып-үскән җирләренең саф һавасын сулап, якыннары рухына дога кылырга дип 18 июльдә Буралы авылы Сабан туе мәйданында Буралы, Ташлыяр, Отруб (Мантымас, тагын Кызыл Чишмә дип тә йөртелгән), Кызыл Йолдыз авыллары якташлары...
-
Бергәләшеп җиңү яулыйк!
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте барлык район һәм республика газеталары арасында "Легендар брендлар" дигән конкурс үткәрә. "Маяк" әлеге бәйгенең "Легендар газета" номинациясендә катнаша. Район газетасын бүген чыннан да легендар елъязма дип атарга була. 85 еллык чал тарихка ия республиканың иң гомерле басмаларыннан берсе саналган "Маяк" газетасы, нинди генә авыр чор булмасын, һәрвакыт...