23 июнь 2015 яңалыклары
-
Азнакайлылар су коенырга кайда йөри микән?
Мондый эссе көннәрдә вакыты булган һәркем су буена ашыга, су коенып, кызынып калырга ашыга. Шул ук вакытта Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре суда һәм су буенда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлегенә игътибарны юнәлтә. Иминлек таләпләрен санга сукмау еш кына аянычлы төгәлләнә бит. Коену сезонында сулыкларда батып үлүчеләр саны юл-транспорт һәлакәтләрендә һәм...
-
Азнакайның Кәтем авылында кичке Сабантуй гөрләде
Кәтем авылында кичке Сабантуй берничә ел рәттән үткәрелә. Быел да авыл клубы каршындагы мәйданга халык күп җыелды. Сәүдә палаткалары, балаларга уен җайланмалары эшләде. Кәкре Елга авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Мөхәммәтҗанөв хезмәттә генә түгел, шәхси тормышларында да үрнәк гаиләләрне атап, рәхмәтен җиткерде. «Марс» хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Зарипөв хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырды....
-
“Алтын каләм” республика фестивалендә Азнакай 2 нче урта мәктәбеннән Зөлфия Хәмитова катнаша
Матбугат өлкәсендә сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау максатларында үткәрелә торган "Алтын каләм" республика фестиваленең финал турында Азнакай 2 нче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Зөлфия Хәмитова да катнаша. Узган ел гына каләм чарлый башласа да, республика һәм район газеталарында аның шактый язмалары дөнья күрде. Бу көннәрдә ул Лаеш районында...
-
Азнакайда төрекләр чәй фабрикасы ача
Татар халкында кунакны бер чинаяк чәйсез дә җибәрмәгәннәр. Нәрсә-нәрсә, тәнгә куәт һәм шифа бирүче бу эчемлекнең тәмен дә, кадерен дә яхшы беләбез. Тиздән азнакайлылар үзләре чәй чыгара башлаячак. Инвестицияләр кертү буенча Татарстан мили рейтинг буенча Россиядә беренче урында тора. Бу юнәлештә районыбыз җитәкчелеге дә киң эшчәнлек алып бара. Узган атнада...
-
Aзнакайлылар Орск шәһәрендә Сабантуй үткәрә
Сабантуйлар район һәм республика чикләрен узып, чит төбәкләргә дә барып җитте. Шушы көннәрдә Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галиева җитәкчелегендә районыбыздан бер төркем делегация Белоруссиянең тугандаш Ивье шәһәре көнендә катнашып кайтты. Шәһәр бәйрәме Сабантуй күренешләре белән үрелеп барган. 27 июньдә азнакайлылар Оренбург якларына - Орск шәһәрендә мили бәйрәмебезне үткәрергә юл алачак.
-
Азнакайда Ильмира Сәлахованың “Болытларда нинди сер бар?” дип аталган китабы дөнья күрде
"Болытларда нинди сер бар?" Әлеге сорауга җавапны "Гөлстан" әдәби берләшмәсе әгъзасы Ильмира Сәлахованың яңа гына табадан төшкән китабыннан табарга була. Нәниләр өчен актив иҗат итүче җирле шагыйрәбезнең бу өченче җыентыгы. Үзе дә биш кыз үстергән, инде оныклар әбисе Ильмира балалар психологиясен тирәнтен аңлап, алар телендә кызыклы итеп яза.