19 июнь 2015 яңалыклары
-
Азнакайга Төркия делегациясе килде
Азнакай белән Төркия арасында дуслык ныгыннан ныгый. Бүген Мерсим шәһәреннән бер төркем делегация районга эшлекле визит белән килде. Бу очрашу барышында ике арада хезмэттэшлекне дәвам итеп, уртак предприятие ачу турында сүз алып барылды. Кунаклар сәнәгатә мәйданчыклары белән таныштылар.
-
Азнакай районынында терлекләргә мул озык хәзерләнә
Печән хәзерләү оешкан төстә бара. Бүгенге көндә (19 июнь) районда 6 мең 900 тонна печән, 14 мең 900 тонна сенаж хәзерләнгән. Бу бер баш шартлы терлеккә 4,1 центнер азык берәмлеге дигән сүз. Печән һәм сенаж хәзерләү эшләре параллель рәвештә бара. Уракка да озак калмый. Барлык урып-җыю техникасын хәрби хәзерлеккә кую...
-
Туган көнең белән, Миләүшә!
Хезмәттәшебез Миләүшә Юнысованың бүген туган көне. Сине чын күңелдән котлыйбыз Миләүшә! Сиңа озын гомер, исәнлек-саулык, бәхет-шатлыклар телибез! Һәрчак шулай яшь, матур булып кал! Гаиләңдә бәхет-шатлыклар, бәрәкәт-иминлек кенә хакимлек итсен! Котлы булсын бәйрәмең, Тыныч булсын куңелең, Шатлык-сөенечлэр белән Тулы булсын гомерең!
-
Галләмова Фәйрүзә Минзакир кызын 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз
Хөрмәтле Галләмова Фәйрүзә Минзакир кызын 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле гомер кичерүңне телибез. Якыннары, дуслары, хезмәттәшләре.
-
Пособие түләүдә үзгәрешләр кертелә
1 июльдән республика территориясендә Россия Федерациясе социаль иминият фондының "Туры түләүләр" дигән пилот программасы тормышка ашырыла башлый. Шушы көннән пособиеләрне эш бирүчеләр түгел, ә дәүләт учреждениесе филиаллары - Россия Федерациясе социаль иминият фондының Татарстан республикасы буенча төбәк бүлекчәсе исәпли һәм акчаны турыдан-туры хезмәткәрләрнең банктагы счетына күчерә яки почта аша җибәрә....
-
Инвалидларга шартлар тудырылырга тиеш
Шәһәр прокуратурасы Азнакай шәһәрендә инвалидларны социаль яклау турында закон таләпләренең үтә лешен тикшерде. "Россия Федерациясендә ин валидларны социаль як лау турында"гы Фе де раль законның 15нче мад дәсендә бәян ителгәнчә, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар инвалидларга социаль инфраструктура объектларына (йортларга, спорт корылмала рына, ял итү урынна рына, җәмәгать һәм җитештерү...