Азнакаево
  • Рус Тат
  • 18 июнь 2015 яңалыклары

    • 18 июнь 2015 - 11:16
      Азнакай белән итальяннар кызыксына
      Районыбызның тотрыклы үсеше һәм уңай вәзгыяте чит илләрдән дә инвесторларны җәлеп итә. 17 июньдә районыбызга эшлекле визит белән Италиянең «ЛВР Архитектура, Инжиниринг и Дизайн» җәмгыяте вәкилләре килде. Алар шәһәрнең икътисады, төзелеш объектлары һәм истәлекле урыннары белән таныштылар. Республикада игълан ителгән Парклар һәм скверлар елы уңаеннан шушы юнәлештә хезмәттәшлек тәкъдим иттеләр.
      276
      0
      0
    • 18 июнь 2015 - 10:48
      Бүген Азнакай укучылары инглиз теленнән имтихан тапшыра
      Бердәм дәүләт имтиханнарының төп агымы тәмам. Бүген, 18 июньдә, унберенчеләр инглиз теленнән соңгы сынау тоттылар. Мәгариф идарәсе белдерүенчә, быел имтиханнар тыныч узган, тәртип бозулар теркәлмәгән. Рус теленнән нәтиҗәләр инде билгеле, барлык укучылар да тиешле балл җыя алган. Аттестатлар исә 25 июньдә - чыгарылыш балында тапшырылачак.
      254
      0
      0
    • 18 июнь 2015 - 10:43
      Азнакай иҗтимагый советы балалар ял лагерьларын тикшерде
      Иҗтимагый совет район тормышындагы мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнаша. Татарстан Президенты каршындагы коррупциягә каршы көрәш буенча совет боерыгы буенча шушы көннәрдә ул Роспотребнадзор белән берлектә балалар лагерьларында туклануның һәм ял-сәламәтләндерү шартларының сыйфатын тикшерде. Комиссия районда балаларның ялы өчен шартларның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп узды. - Балаларның ялын оештыру Президент...
      293
      0
      0
    • 18 июнь 2015 - 06:13
      "Маяк" үзенең ветераннарын күмәк фотога төшергә чакыра
      Бер күрешү - үзе бер гомер, дигәннәр элек-электән. "Маяк"ның 85 еллык юбилее уңаеннан без газетабыз, типография ветераннарын, биредә төрле елларда хезмәт куйганнарны, актив хәбәрчеләребезне 19 июнь көнне 10.00 сәгатьтә редакция бинасына (М.Хәсәнов урамы, 12 нче йорт, 2 нче кат) күмәк фотога төшәргә чакырабыз.
      448
      0
      0
    • 18 июнь 2015 - 05:11
      Азнакайның Кәкре Елга авылында “Уйнагыз, гармуннар” бәйгесе үтте
      Районда һәр авылның үз матур гореф- гадәтләре яшәп килә. Әйтик, Кәкре Елга авылында инде чирек гасырга якын, һәр елны Сабантуй алдыннан "Уйнагыз, гармуннар" бәйгесе үтә. Бу көнне авыл гармун тавышларына күмелеп, караңгы иңгәнче халык бәйрәм итә. Быел моң бәйгесе үзенә 20дән артык гармунчыны җыйды. Аңа чит районнардан, күрше Башкортстаннан да...
      440
      0
      0
    • 18 июнь 2015 - 05:05
      Азнакай авылларында Сабан туйлар дәвам итә
      Районда Сабан туйлары дәвам итә. Узган атнада Бирючевка, Тырыш, Буралы, Мәсгут, Микулино авылларында милли бәйрәмебез гөрләп узды. 20 июньдә Кәтем авылы кунаклар җыячак.
      289
      0
      0
    • 18 июнь 2015 - 04:56
      Азнакайда юлларның 70 проценты төзекләндерелгән
      Кая карама, юл төзүчеләрне күрәбез. Бу аңлашыла да: уңайлы җәйге сезонда барысына да өлгереп калырга кирәк. Бүгенге көндә Яңа юл бистәсенең Чияле, Балкыш, Гөлбакча, Сандугач, Дуслык, Алмалык; Мәнәвез бистәсенең Җиңү, Көнчыгыш урамнары юлларына вак таш җәелә. Шәһәребезнең Нефтьчеләр, Солтангалиев, Сөембикә, Хәсәншина, Гагарин, Николаев урамнарында һәм тротуарларда юл төзекләндерү эшләре бара....
      283
      0
      0
    Реклама