Азнакаево
  • Рус Тат
  • 16 июнь 2015 яңалыклары

    • 16 июнь 2015 - 09:07
      Азнакай кешесе үз саксызлыгы аркасында акчасыннан колак каккан
      Кызганычка каршы, социаль мошенниклардан сак булыгыз дип күпме генә лаф орсак та, кырыгалдарлар кармагына эләгүчеләр саны кимеми. Узган атнада бер азнакайлы 21 мең сум акчасыннан колак каккан. Спирлы эчемлекләр белән законсыз сату итүчеләр дә бар. Кәтем авылындагы кибеттән полиция вәкилләре тарафыннан 24 шешә эчемлек тартып алынган.
      377
      0
      0
    • 16 июнь 2015 - 06:30
      Азнакай шагыйрәсе Галия Сәетшинаның алтынчы китабы – «Шигъри тәлгәшләр бәйләме» дөнья күрде
      Галия Сәетшина исеме райондашларга шигырьләре-җырлары аша яхшы таныш. Өлкән яшьтәге шагыйрәнең йөрәгендә иҗат уты һич сүрелми. Әле күптән түгел алтынчы китабы - «Шигъри тәлгәшләр бәйләме» дөнья күрде. Аның үгет-нәсихәтләре, күңел түрендәге хис-тойгыларын чагылдырган шигырльләрен бу юлы да азнакайлылар җылы кабул итәр дип ышанабыз.
      436
      0
      0
    • 16 июнь 2015 - 06:03
      Азнакайда җылылык сезонына әзерлек эшләре башланды
      Чананы - җәйдән, арбаны кыштан әзерлә, ди халык. Әле җәйнең уртасы гына булса да, Азнакай җылылык челтәре һәм "Сельхозжилсервис" предприятиеләре хезмәткәрләре суык кышны кайгыртып, аңа әзерлекне башлады инде: котельныйлар ремонтлана, су, җылылык линияләре тикшерелә... Наҗәт Нәгыймов төзекләндерү барган урыннарны соңыннан тәртипкә салып китәргә чакырды. Ни дисәң дә күмелеп бетмәгән чокырлар,...
      290
      0
      0
    • 16 июнь 2015 - 05:03
      Азнакай районында тер­лек­ләр өчен ви­та­мин­лы яф­раказык әзер­ләнә
      Якын көннәрдә терлек азыгы хәзерләүне тәмамларга. Чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы урынбасары авыл хуҗалыгы формированиеләре, авыл җирлекләре башлыклары алдына әнә шундый бурыч куйды. Наҗәт Нәгыймов шулай ук барлык оешма-предприятие, учреждениеләр вәкилләрен витаминнарга бай яфраказык әзерләүдә үз өлешен кертергә чакырды. Барлыгы 40 тонна яфраказык һәм дару үләннәре әзерләү бурычы куелды.
      305
      0
      0
    Реклама