10 июнь 2015 яңалыклары
-
Азнакай кешесенең ярылган утыннары "аякланган"
Узган атнада районда җинаятьләр кылыну турында 5 хәбәр алынган. Аларның дүртесе "кайнар эз"дән ачылган. Урланган ике велосипед табылып хуҗаларына кайтарылып бирелгән. Капка төбендә өелеп торган утын да төнне исән чыгар дип уйларга ярамый. Узган атнада шәһәрнең шәхси секторында урнашкан йорт кырыннан берәү үзенең машинасына ярылган утыннарны төяп кача. Каракның Актүбә...
-
Кинотеатрга үз эчемлегең белән керергә ярыймы?
Азнакай шәһәр прокуратурасы кинотеатрның кулланучылар хокукы законнарын бозуын ачыклаган. Кинотеатрга читтә сатып алынган продукт яки эчемлек белән үтүне тыю, аларны биредә урнашкан бардан гына сатып алуны рөхсәт итү - "Кулланучыларның хокукларын яклау турында"гы законга каршы килә. Әлеге нәтиҗәләр буенча шәһәр прокуратурасы җәмгыять директоры адресына закон бозуны бетерүне таләп итү турында...
-
Азнакай районының авыл хезмәтчәннәре терлек азыгы әзерләү кампаниясенә кереште
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшнең беркайчан да тынып торганы юк. Әле кайчан гына язгы кыр эшләре беткән иде, инде авыл хезмәтчәннәре терлек азыгы әзерләү кампаниясенә дә кереште. -Кышкы чорда мул продукция алуның нигезе - ныклы азык базасы булуда. Шуны истә тотып, терлек азыгы хәзерләү буенча эш темпларын тагын да арттырырга кирәк,...
-
Азнакайда “Татарстанда чиста булачак” дип аталган экологик марафон үтте
5 июнь - Әйләнә-тирәне сак-лау көнендә республи-каның 14 шәһәрендә, шул исәптән Азнакайда, "Татарстанда чиста булачак" дип аталган экологик марафон үтте. Бу көнне шәһәрдә яшәүче олысы-кечесе Кара елганың яр буйларын чүптән арындырырга чыкты. Шәһәр халкы бөтен чүбен бирегә ташыган диярсең! Ниләр генә юк монда: ватык шешәләр, пластик савытлар, аяк киемнәре, төрле...