29 май 2015 яңалыклары
-
Азнакай районында сабанчылар һәм печән чабучылар бәйгесе узды
Җомга көнне "Герой Кәримов Ф. ис." (элеккеге "Чалпы") хуҗалыгында сабанчы-механизаторлар бәйгесе үтте. Бәйге ике этапта, киеренке шартларда барды, чөнки бирегә хуҗалыкларда беренчелекне алган иң уңган, иң булган механизаторлар җыелган иде. Механизаторлар сөрү һәм туфракны өстән эшкәртүдә көч сынашты. Буразналар тигез ятарга, эшкәртү тирәнлеге сантиметрлап туры килергә, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре сакланырга,...
-
Җәй – балаларның ял итү чоры
Быел да җәйге каникул вакытларында "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчелеге сәламәтләндерү лагерьларында балаларга ял оештыру эшенә игътибарны нык юнәтте. Идарә карамагында балаларны сәламәтләндерү лагере ике - «Каенкай» һәм «Бөркеткәй». Алар июнь башында, планлаштырган вакытта ишекләрен киң ачып, балаларны үз кочагына сыендырачак. Быел «Бөркеткәй»дә бер сменада 80 бала, «Каенкайда» 210 бала сәламәтлеген ныгытачак....
-
Җәяүлегә дә закон бар
Кагыйдә бозучыларның саны елдан-ел арта бару һич тә тынычланырга урын калдырмый. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган зур штрафлар күләменә дә өйрәнеп бетте шикелле шоферлар. Мәсәлән, узган атнада гына да ЮХИДИ инспекторлары 181 кешене административ җаваплылыкка тарткан. Аларның бишесе спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган өчен. Юл хәрәкәте иминлеге...
-
Аккалфаклылар Азнакайда Ана һәйкәле булдыру тәкъдиме белән чыкты
Район татар хатын-кызларының "Ак калфак" оешмасы Чатыр Тау хозурында үзенең бер еллыгын билгеләп үтте. Аккалфаклылар Азнакайда Ана һәйкәле булдыру тәкъдиме белән дә чыкты, район башлыгы Марсель Шәйдуллин аны хуплап алды. Азнакайлылар шундый һәйкәл булдыруга ничек карый, аны нинди итеп күрә? Алар бу хакта райондашларыбыздан да фикер-тәкъдимнәр көтә.
-
Азнакайда «Нечкәбил» бәйгесе старт алды
Республикабызда традициягә әйләнгән «Нечкәбил» бәйгесе быел Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, ТР Хөкүмәте һәм «Бердәм Россия» партиясе ярдәмендә XI тапкыр уздырыла. Конкурсның сайлап алу турлары июнь аенда республиканың төрле район-шәһәрләрендә үтәчәк. "Нечкәбил-2015" тә катнашырга теләге булган һәр кеше район-шәһәр Мәдәният йортына мөрәҗәгать итә ала. Элемтә өчен тел.: 7-41-00, 7-34-00.
-
Азнакайда һәйкәл эскизы бәйгесендә катнашучыларны бүләкләделәр
Шәһәребезнең Җиңү паркына куелачак һәйкәл проектына игълан ителгән бәйгедә 300дән артык кеше катнашты. Алар арасында Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән дә сәнгать әһелләре бар иде. Районыбызның сәнгать мәктәбе укучылары да бәйгедә зур активлык күрсәтте. Тәкъдим ителгән барлык эшләрнең 30дан артыгы йомгаклау турына үтте. Бәйгедә катнашкан иҗатчыларга район җитәкчелегенең Рәхмәт...
-
Азнакайда хәйрия концерты узачак
1 июнь - Балаларны яклау көнендә "Азнакай" телерадиокомпаниясе Татарстан мәйданында хәйрия концерты оештыра. Бу көнне азнакайлылар Казан-Азнакай-Яр Чаллы-Әлмәт җырчыларын бер сәхнәдә күрү бәхетенә ирешәчәк. Концерт 18.00 сәгатьтә башлана. Барлык җыелган акчалар да Альбина Усманова һәм Реналь Арслановны дәвалауга китәчәк. Изге эштә бердәм булыйк!
-
31 май – тәмәке тартуга каршы көрәш көне
31 май - тәмәке тартуга каршы көрәш көне. Татарстан Министрлар Кабинеты фәрманы белән билгеләнгән айлык 25 майдан 19 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорга районда тәмәке тартуга каршы профилактик эшчәнлек һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган чаралар планы эшләнде.
-
Азнакайның унынчы сыйныф укучылары хәрби-кыр хәзерлеге курсларында булды
26-29 май көннәрендә район гомумбелем бирү мәктәпләренең унынчы сыйныф укучылары хәрби-кыр хәзерлеге курсларында булды. Хәрби өйрәнүләрне алар Чемодур авылы биләмәсендә Алферовка авылы янәшәсендә палаткалы шәһәрчектә үтте. Булачак солдатлар кыр шартларында тәүге хәрби сынау-чыныгу алды.