Азнакаево
  • Рус Тат
  • 25 май 2015 яңалыклары

    • 25 май 2015 - 09:38
      Азнакай язгы чакырылышның беренче призывникларын хәрби хезмәткә озатты
      Дүшәмбе көнне Азнакай язгы чакырылышның беренче призывникларын хәрби хезмәткә озатты. Тантана яшь-җилкенчәкнең яраткан урыны - шәһәрнең төп фонтаны янында Татарстан мәйданында үтте. Район җитәкчелеге, дин әһелләре егетләргә хәер-фатихаларын биреп, изге теләкләрен юллады. Язгы чакырылышка багышланган язманы газетабызның 2нче битеннән укый аласыз. Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/ сайтыннан
      264
      0
      0
    • 25 май 2015 - 09:17
      Алдарлар кармагына каба яздык
      Кесә телефоныннан таныш түгел номер шалтыраткач: "Кем икән бу?" дип аласы иттем. Бик тә җитди тавыш белән: - Алло, ишетәсезме? Следователь шалтырата сезгә. Сезнең улыгыз юл һәлакәте ясады... - Ничек? Кайчан? Кайда? - дидем мин соң дәрәҗәдә куркып. - Сезнең улыгызның гаебе белән бер кызның бик көчле баш мие селкенде....
      317
      0
      0
    • 25 май 2015 - 08:14
      Рухлары янәшәдә сыман...
      Минһаҗетдин абыйның исеме мин үземне белә-белгәннән бирле йөрәк түремдә тора. Сугыш сүзен ишетсәм, кинофильмнар карасам, китаплар укысам да бу исем күңелемдә кабат-кабат яңара, гүя ки ул дәһшәтле Сталинград мәхшәреннән исән-имин кайтып керер сыман тоела. Ә ул кем булыр иде! Югары Стәрле урта мәктәбен бик яхшыга тәмамлагач та, аны "Мелиорация" колхозына...
      395
      0
      0
    • 25 май 2015 - 06:34
      Азнакайда тантаналы шартларда “Призывник көне” узды
      Аларның егет булып өлгергән, көч-гайрәт ташып торган чагы. Әнә, нинди юан-юан түмәрләрне дә ничек җиңел генә, тиз генә ярып та ташладылар, күз дә иярми калды. Солдат кухнясында да сынатмаслар кебек: чиләк тулы бәрәңге минутлар эчендә әрчелеп тә бетте. Автоматны сүтеп җыю, төгәллек һәм ераклыкка граната, пневматик коралдан ату, хәрби киемгә...
      645
      0
      0
    • 25 май 2015 - 06:27
      Бүген Азнакайда “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы башланды
      Замана афәте булган наркоманиягә каршы көрәш, ни кызганыч, бүген дә актуаль булып кала. Аны барчабыз бер булып, бер йодрыкка тупланып көрәшкәндә генә җиңеп булыры бәхәссез. 25 майдан республикада "Наркотикларсыз тормыш" акциясе старт алды. Ул 26 июнь - наркотик матдәләрдән явызларча файдалану һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көненә кадәр...
      300
      0
      0
    • 25 май 2015 - 05:46
      Азнакай районында сыер савучылар ярышы узды
      Районыбызда терлекчеләр һәм сабанчылар ярышын уздыру матур традициягә әйләнде. Менә быел да ап-ак халатларын кигән, шат йөзле терлекче ханым һәм туташлар "Азнакай"АФ" ҖЧҖнең Банки Сукаеш җәйләвенә сыер савучылар һәм көтү тулыландыру технологлары бәйгесенә җыйналдылар. Бу ярышлар безнең өчен көч сынашу гына түгел. Зур бәйрәмебез, Сабан туе ул. Бер-беребезне сагынышып бетәбез....
      407
      0
      0
    • 25 май 2015 - 04:57
      Азнакайның “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Эльвира Галиева Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
      15-17 май көннәрендә башкалабыз Казанда татар хатын-кызларының өченче Бөтендөнья форумы пленар утырышын үткәрде. Бөтендөнья форумына Азнакайдан да делегация барды. Районның "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Эльвира Галиева Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Без Эльвира Сәйлүн кызыннан әлеге чарадан алган тәэсирләре белән уртаклашуын сорадык. - Форум программасы бик...
      336
      0
      0
    Реклама