Азнакаево
  • Рус Тат
  • 12 май 2015 яңалыклары

    • 12 май 2015 - 14:10
      Җиңү алып килгән җитмешенче яз
      Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын азнакайлылар зур эшләр башкарып, югары дәрәҗәдә әзерләнеп, дәртләнеп, дулкынланып каршы алды. Шәһәребезнең зәвык белән бизәлүе, көязләнүенә ул көннәрдә районга килгән кунаклар, сагынып кайткан якташларыбыз да соклануларын яшермәделәр. Әйе, быелгы юбилей яңа төсмерләргә бай булды шул: Җиңү паркы төзелде, авылларда һәйкәлләр, Азнакай үзәгендәге Мәңгелек ут...
      318
      0
      0
    • 12 май 2015 - 09:24
      Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бәйрәм чараларын Актүбә бистәсендә лаеклы билгеләп үттеләр
      Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары Актүбә бистәсендә 8 майда Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге паркта бәйрәм концерты белән башланып китте. Иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе - Җиңү һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар аллеяларын ачу тантанасы булгандыр. Ул республикабыздагы Парклар һәм скверлар елына туры килүе белән дә истәлекле булды. Символик ал тасманы...
      283
      0
      0
    • 12 май 2015 - 09:09
      Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның барлык азнакайлыларга мөрәҗәгате
      Хөрмәтле райондашлар! Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын, табигать шартларының кырыс торуына карамастан, зур оешканлык белән, тантаналы төстә, бердәм катнашып, бик матур билгеләп үттек. Бәйрәм чараларын оештыручыларга, "Үлемсез полк" акциясендә катнашкан барча халыкка, бигрәк тә мәктәп укучыларына, аларның әти-әниләренә зур рәхмәтлебез. Менә шулай барыбыз бердәм булып, бергә әзерләнеп үткәргән бәйрәм...
      279
      0
      0
    • 12 май 2015 - 08:40
      Бүген Азнакай районында кукуруз чәчүгә керештеләр
      Районыбызда язгы чәчү эшләре тулы куәтенә бара. Чәчеләсе мәйданның 60 процентында, яки 40 мең гектарда (мәгълүматлар 12 майга) орлыклар җир куенына салынган. "Мөстәкыймов ис." (90 % җирдә эш башкарылган), "Стәрле" ( 96 %) "Тукай" ( 90%) , "Чатыр тау" (83%), "Габдрахманов Л. Г." (86 %), "Закирова Л. Ә." (81%) кебек...
      1068
      0
      0
    • 12 май 2015 - 08:24
      Ана капиталыннан 20 мең сум күләмендәге түләүне алып була
      "Балалары булган гаиләләргә дәүләттән өстәмә ярдәм чаралары турында"гы Федераль Закон нигезендә ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификатын алган Россия Федерациясе территориясендә яшәүче гражданнар (социаль ярдәм чарасын алу хокукы 2015 елның 31 декабренә кадәр туган очракта) 20 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүгә ия була һәм аны гаиләнең теләсә нинди...
      393
      0
      0
    • 12 май 2015 - 07:15
      Бабам һәм әбием – минем горурлыгым
      Минем Мөсәвир бабам 1929 елда Әгерҗе авылында туып, гомере буе шушы авылда яши. Тормышлар авыр булу сәбәпле ул җиденче класска кадәр генә укыган. Ул чорда тормышның иң авыр йөге шул үсмер балаларга төшкән шул. Сугыш чорында хәтта мәктәптә укулар да сентябрьдә түгел, октябрьдә генә башланган, чөнки бар укучылар да эштә...
      452
      0
      0
    • 12 май 2015 - 07:09
      Авылның иң тырыш кешесе – Мөгамбәр Шиһапов
      - Әтием Халфетдин Шиһаповны Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк алдылар, - дип искә ала Балтач авылыннан Мөгамбәр ага. - Ленинград өчен барган сугышларда каты яраланып, баштан госпитальдә, аннан берничә ай авылда дәваланды. Аннан аны кабат сугышка алдылар, аяклары тездән аста берни сизми иде әткәемнең. Барыбер алдылар. Шуннан соң "Хәбәрсез...
      298
      0
      0
    • 12 май 2015 - 05:18
      Почта хезмәткәрен талаганнар
      Азнакай шәһәр суды карары нигезендә гр. Ш. талау, яки чит милекне урлау нияте белән һөҗүм итүдә гаепләнә. Җинаять алдан ук төркем тарафыннан оештырыла. Гаепләнүче кайчы белән коралланып (узган елның сентябрь аенда), Актүбә бистәсендә почта хезмәткәрен көтеп торып, аның сумкасын йолка башлый. Әмма кыю хат ташучы тиз генә бирешергә теләми. Җинаятьче...
      379
      0
      0
    Реклама