Азнакаево
  • Рус Тат
  • 6 май 2015 яңалыклары

    • 6 май 2015 - 07:34
      Азнакай Мәдәният йортында Илдар Манюров исемендәге “Танцевальная планета” ачык район конкурсы узды
      Мәдәният йортында Илдар Манюров исемендәге "Танцевальная планета" ачык район конкурсы узды. Быел аның тематикасы Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Конкурста 3 яшь категориясендә 21 бию коллективы катнашты. Бәйгегә кунак булып легендарҗ хореографның улы Ренат Манюров та кайткан иде. Кече һәм урта яшҗтәгеләр арасында беренче урынны Азнакай сәнгать мәктәбенең "Огоньки" бию коллективы,...
      389
      0
      0
    • 6 май 2015 - 07:25
      Тукай безнең күңелләрдә
      Тукай - безнең юлдашыбыз. Аның Шурәлесе, Су анасы, Кәҗә белән Сарыгы һәм башка геройлары сабый чактан бүгенге көнгә кадәр безне озатып килә. Шәһәребезнең балалар үзәк китапханәсендә "Габдулла Тукайның әкиятләре һәм шигырьләре илендә" исемле кичә узды. Аны 8 нче "Гнездышко" һәм 4 нче "Светлячок" балалар бакчаларының татар теле тәрбиячеләре Айгөл Солтангирова,...
      709
      0
      0
    • 6 май 2015 - 07:21
      “Сандугач сайрар илем” фестивалендә “Бәхет” вокаль ансамбле гран-при яулады
      "Татнефть" компаниясенең "Рухият" рухи яңарыш фонды тарафыннан унсигезенче елын үткәрелүче "Сандугач сайрар илем" фестивалендә нефть төбәгендәге район һәм шәһәрләрдән яшь башкаручылар өч ай дәвамында иҗатта көч сынашты. Гала-концертта муниципаль районнарга сайлап алу турлары буенча югары нәтиҗәләр өчен "Рухият" фондының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында Азнакай районы да бар. Әлеге дәрәҗәле...
      275
      0
      0
    • 6 май 2015 - 06:44
      Азнакай делегациясе 7 майда республикакүләм чарада катнаша
      7 майда башкаланың М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган республикакүләм чара үткәрелә. Аңа Азнакайдан да сугыш һәм тыл ветераннары, аларның балалары составындагы делегация барачак.
      1136
      0
      0
    • 6 май 2015 - 06:29
      Азнакай район хуҗалыкларында язгы чәчү эшләре тулы куәтенә бара
      Бүгенге көндә район хуҗалыкларында язгы чәчү эшләре тулы куәтенә бара. Чәчеләсе мәйданның 17 мең гектарында яки 25 процентында (мәгълүматлар 5 майга) эш башкарылган инде. Азнакайлылар республика буенча алдынгылар өчлегендә. Арпа, солы, борчак, бодай кебек бөртеклеләр, берьеллык үләннәр чәчелә. "Габдрахманов Л.Г.", "Мөстәкыймов ис.", "Чатыр тау", "Закирова Л. Ә.", "Тукай", "Гыйльманов А.М.",...
      654
      0
      0
    • 6 май 2015 - 06:09
      Рөстәм Миңнеханов Кама арты эшмәкәрләре белән очрашу үткәрәчәк
      3 июнь көнне Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында Кама арты эшмәкәрләре белән очрашачак. Эшмәкәрләр Рөстәм Миңнеханов белән бергәләп оператив рәвештә хәл ителергә тиешле конкрет мәсьәләләрне, проблемаларны уртага салып сөйләшәчәкләр. Бизнесменнар әлеге очрашуда катнашу өчен 20 майга кадәр теркәлү...
      0
      0
      0
    • 6 май 2015 - 05:24
      Бюджетка 17,6 млн сум кайтарылды
      Азнакай шәһәр прокуратурасында салым түләүчеләр белән эшләүче ведомствоара комиссиянең чираттагы киңәшмәсе булып үтте. Анда җир салымы, өстәлгән кыйммәткә салым (НДС) һәм фараз ителгән керемгә бердәм салым ( ЕНВД) түләүдән баш тартучы оешмалар белән эшләүгә аеруча зур игътибар бирелде. Комиссиягә зур суммада әҗәтләре булганнар һәм шулай ук әҗәтләре әз булып та...
      279
      0
      0
    • 6 май 2015 - 05:22
      Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин Кырым татарларының Хыдырлез милли бәйрәмендә катнашты
      Азнакай - Бакчасарай арасында дуслык җепләре көннән-көн ныгый. Әле күптән түгел генә Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзебезнең "Нефтемаш" заводында ясалган модульле ФАП ачарга барган булса, шушы көннәрдә ул Кырым татарларының Хыдырлез милли бәйрәмендә катнашты. Бәйрәмгә төрле яклардан бик күп кунаклар җыелды. Алар Кырым татарларының кул эшләре, милли киемнәре...
      900
      0
      0
    Реклама