Азнакаево
  • Рус Тат
  • 5 май 2015 яңалыклары

    • 5 май 2015 - 13:06
      Рөстәм Миңнеханов Кама арты эшмәкәрләре белән очрашу үткәрәчәк
      3 июнь көнне Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында Кама арты эшмәкәрләре белән очрашачак. Эшмәкәрләр Рөстәм Миңнеханов белән бергәләп оператив рәвештә хәл ителергә тиешле конкрет мәсьәләләрне хәл итәчәкләр, проблемаларны уртага салып сөйләшәчәкләр. Бизнесменнар әлеге очрашуда катнашу өчен 20 майга...
      500
      0
      0
    • 5 май 2015 - 07:25
      Азнакайның Ак мәчетендә шәфкатьлелек ярминкәсе узды
      1 май көнне Азнакай шәһәре Ак мәчетендә шәфкатьлелек ярминкәсе узды. Бу көнне ярминкәдә гарәп бизәге - мәхәнди ясатырга, мастер-класста матур итеп яулык бәйләргә, тәм-томнар, кулдан ясалган төрле эшләнмәләр, түбән бәядән кием сатып алырга була иде. Шулай ук мохтаҗларга бушлай кием тарату да оештырылды. Ярминкәгә килгән кунаклар учакта пешкән тәмле пылау...
      672
      0
      0
    • 5 май 2015 - 07:23
      "Маяк" газетасының икенче ярты еллыгына язылу бара
      Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2015 елның икенче яртыеллыгына "Маяк" газетасына почтада да, интернет аша да язылырга мөмкин. Ярты елга язылу бәясе: 570 сум (бер айга - 95 сум). Һәр санны үзе килеп алырга теләүчеләр редакциянең реклама бүлегендә 300 сумга языла алалар. Күпләп язылган (25-30 данәдән дә ким булмаганда) предприятие-оешмаларга үз транспортыбыз...
      957
      0
      0
    • 5 май 2015 - 06:31
      Азнакайда Яз һәм Хезмәт бәйрәме быел бөтенләй яңа рухта билгеләп үтелде
      Азнакайда Яз һәм Хезмәт бәйрәме быел бөтенләй яңа рухта билгеләп үтелде. Тантана "Азнакайнефть" идарәсенең беренче җитәкчесе (1956-1960елларда), Социалистик хезмәт герое, СССРның элеккеге нефть сәнәгате министры А.Н.Мальцев бюсты янында башланып китте. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, «Азнакайнефть» идарәсе җитәкчесе Марат Җәләтов инициативасы белән, предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре, агрохуҗалыклар һәм авыл биләмәләре...
      659
      0
      0
    • 5 май 2015 - 06:16
      “Маяк” Җиңү хәбәрен алып килгән
      "Коммуна" газетасының 1945 елгы 19нчы саны 10 майда чыккан. Мәгълүм ки, ул бәйрәм саны, илебезнең фашистлардан азат ителүе турындагы шатлыклы хәбәргә багышланган. Газетаның баш мәкаләсендә Германиянең берсүзсез капитуляция ясау турында 1945 елның 8 маенда актка кул куюы хакында белдерелә. Югары Совет президиумы фәрманы белән 9 май - Җиңү бәйрәме дип...
      718
      0
      0
    • 5 май 2015 - 06:15
      Җирле шагыйрәләр музейда кунакта еш була
      Төбәкне өйрәнү музеенда әдәби чаралар еш үтә. Апрель ае аеруча бай булды. Әле күптән түгел җирле шагыйрьләребез Галия Сәетшина, Ильмира Сәлахова укучылар белән очрашты, үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырдылар. Танылган язучы Мәхмүт ана Хәсәновның тормыш иптәше Мәрьям ханым да кичәнең кадерле кунагы булды. Ул үзенең истәлекләре белән уртаклашты, музейга язучының...
      373
      0
      0
    • 5 май 2015 - 06:11
      Азнакайдан Инзилә Хөсәинованың шигырьләре
      Инзилә Хөсәинова,Сәпәй мәктәбе укучысы СУГЫШ УРЛАГАН БАЛАЧАК (Балачаклары сугыш чорына туры килгән кадерле әбием белән бабама багышлана) "Сугыш" дигән сүзне ишетүгә, Күзгә яшьләр килеп тыгыла. Меңәрләгән ирләр, хатын-кызлар Авылларга кайтып егылган. Эх, син явыз шомлы сугыш, Кызганмадың инде берсен дә. Гранаталар, шартлау тавышлары Әби күрә һәркөн төшендә. Хәзер безгә рәхәт...
      595
      0
      0
    • 5 май 2015 - 06:06
      Танаевка ветераннары онытылмады
      Балалар иҗат үзәгенең туристлык-туган якны өйрәнү бүлеге педагоглары "Рюкзачок" һәм "Буревестник" берләшмәләрендә тәрбияләнүче балалар белән бергә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Хәтер һәйкәлләре" дигән волонтерлык акциясе үткәрделәр. Иртә белән Танаевка авылына килеп төштек. Биредә бер бабай гына яши, ә җәй көне шушы авылда туып-үскәннәр дачаларына килә. Шуларның берсе - Надежда Моисеева...
      394
      0
      0
    • 5 май 2015 - 05:59
      Азнакайдан Алия Илаева – «Татар гүзәле»!
      Азнакай кызларын юкка гына тирә-юньдә иң чибәр, иң уңган димиләр. Республикабызда читтә дә алар сынатмый, төрле бәйгеләрдә районыбыз данын югары тоталар. Якташыбыз Алия Илаева быел яз Удмуртия Республикасының "Иман" татар яшьләре берлеге уздырган "Татар кызы" бәйгесендә җиңеп чыкты. Аңа үзе кебек унике кыз белән татарча биеп, җырлап, кул эшләренә осталык...
      807
      0
      0
    Реклама