Азнакаево
  • Рус Тат
  • 23 апрель 2015 яңалыклары

    • 23 апрель 2015 - 12:21
      "Маяк" газетасына һәм «ТАТМЕДИА»нең башка басмаларына язылыгыз да, iPad отыгыз
      Газета һәм журналларга язылыгыз да, бүләк отыгыз! Төп бүләкне - iPad - акция барышында «ТАТМЕДИА» ААҖ басмаларына иң күп суммага язылган кеше отачак. Тагын 50 язылучы компания тарафыннан китаплар белән бүләкләнәчәк! Бәйгедә катнашу өчен: «ТАТМЕДИА» ААҖнең газета яки журналларына (өчтән дә ким түгел) язылыгыз. Язылуны почта бүлекләрендә яисә өйдән дә...
      0
      0
      0
    • 23 апрель 2015 - 06:55
      Көннән-көн төзекләнә Азнакаебыз
      Районыбызда төзелеш эшләре елдан-ел киңрәк үсеш ала. Бу көннәрдә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бер төркем җитәкчеләр белән төзелеш объектларында булып, эш барышы белән танышып йөрде. Азнакай шәһәре Радужная урамы көнчыгыш "Б" микрорайонында урнашкан күпкатлы йортта төзүчеләргә мөмкин булганча эшләрне тизләтергә (бигрәк тә сугыш ветераннарына тиешле фатирларда), Бөек Җиңүнең 70...
      445
      0
      0
    • 23 апрель 2015 - 06:12
      Азнакайның “Чишмәкәй” балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы дәресе узды
      Янгынны сүндерүгә караганда, кисәтү җиңелрәк икәнлеген һәркем белә. Кешегә шушы хакыйкатьне балачактан ук төшендерергә кирәк. Моңа укытучылар, ата-аналар, янгын сагы хезмәткәрләренең бердәм, тырыш хезмәте нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. "Чишмәкәй" балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы айлыгы бара. Әлеге чара кысаларында 24 нче частьнең профилактика инженерлары Марат Кәримов һәм Алмаз Гәрәйшин катнашында янгын...
      1111
      0
      0
    • 23 апрель 2015 - 06:05
      “Маяк” газетасы һәм Азнакай шәһәр прокуратурасы турыдан-туры элемтәдә үткәрде
      Кеше хокукларын яклау - прокуратураның төп бурычы ул. Дөреслек эзләп бик еш прокуратурага мөрәҗәгать итәләр. Дүшәмбе көнне "Маяк" газетасы һәм Азнакай шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган турыдан-туры элемтәдә дә азнакайлылар хокук сагына кагылышлы шактый сораулар бирде. Әлеге сорауларга шәһәр прокуроры ярдәмчеләре Динар Чуркин һәм Делюс Җамалетдиновлар җавап бирде. Торак...
      1127
      0
      0
    • 23 апрель 2015 - 05:46
      Азнакайда В.И.Ленинның һәйкәленә чәчәкләр салынды
      Тарихны онытырга хакыбыз юк. 22 апрельдә - В.И.Ленинның туган көнендә, аның шәһәребездәге һәйкәленә чәчәкләр салу да әнә шул шигарь астында үтте.
      366
      0
      0
    • 23 апрель 2015 - 05:14
      Мәннәф Хөҗҗәтов: “Спорт – ихтыяр көчен ныгыта”
      Һәрвакытта да яшь, сәламәт, көр күңелле булып калып буламы икән ул? Була икән. Моның өчен районыбызның тере легендасына әверелгән, спортчы, яшьләрне дә уздырып югары үрләр яулаучы Мәннәф Хөҗҗәтовка күз салу да җитә. Төс-кыяфәтенә карап беркем дә аңа үз яшен әйтә алмый. Бу хакта үзеннән сорасаң да: "Сер" дип кенә җавап...
      726
      0
      0
    • 23 апрель 2015 - 05:09
      Азнакайда 30 мәктәп укучысына тантаналы рәвештә паспорт тапшырылды
      Кеше гомере истәлекле вакыйгаларга бай. Шуларның иң мөһиме - паспорт алу, үз илеңнең тулы хокуклы гражданины булудыр. Районыбызда 14 яше тулганнарга паспортларны тантаналы шартларда тапшыру матур традициягә әверелде. Шушы көннәрдә төбәкне өйрәнү музеенда бәйрәмчә 30 яшүсмергә төп документ тапшырылды. -Сез - безнең киләчәгебез. Укуда да, хезмәттә дә сынатмагыз, районыбызның чын...
      411
      0
      0
    • 23 апрель 2015 - 04:45
      Азнакай районда терлекчелек тармагын үстерү перспективаларына багышланган республикакүләм зона семинар-киңәшмәсе узачак
      Малларны җәйге лагерьларга күчерергә дә вакыт җитте. Шушы көннәрдә районда терлекчелек тармагын үстерү перспективаларына багышланган республикакүләм зона семинар-киңәшмәсе узачак. Азнакайда тәҗрибә уртаклашырга җирлек киң. Терлекчеләребез көнгә 100, 9 тонна (бер сыерга 13 кг )сөт савалар.
      555
      0
      0
    Реклама