Аның җиңел, какча, әмма ныклылыгы сизелеп торган гәүдәсеннән үк яшь чагында бигрәк тә гаярь, көчле булгандыр, дигән фикер туа. 1922 елда Уразай авылында туган, шунда 5 сыйныф тәмамлаган егет, сүз дә юк, малай чактан ук ихатада ярдәм иткән, үзе кебек үсмерләр белән колхоз эшенә дә йөргән, шуңа да нык бәдәнле...