Азнакаево
  • Рус Тат
  • 7 апрель 2015 яңалыклары

    • 7 апрель 2015 - 13:23
      Азнакай максатчан рәвештә үз педагогларын әзерләячәк
      Бүгенге көндә районга физика, математика, химия, биология, информатика укытучылары җитми. Әлеге уңайдан 11 нче сыйныф укучылары арасыннан педагогик юнәлеш буенча максатчан кабул итү программасы кысаларында укырга кандидатлар сайлап алу бара. Үзләренең киләчәген шушы фәннәрне укыту белән бәйләргә теләүче быелгы чыгарылыш укучыларының документлары мәгариф идарәсендә кабул ителә.
      888
      0
      0
    • 7 апрель 2015 - 11:47
      6 апрельдә предприятие-оешмалар арасында хезмәтне саклау темасына брейн-рингның сайлап алу турлары башланды
      Соңгы вакытта илдә, республикада булган фаҗигале вакыйгалар хезмәтне саклау, техника куркынычсызылыгы мәсьәләләренә тагын да җитдирәк карарга этәрә. Бу уңайдан эш урыннарында тикшерүләр үткәрелеп кенә калмый, ә мәдәни чаралар аша да пропаганда алып барыла. 6 апрельдә Яшьләр үзәгендә предприятие-оешмалар арасында хезмәтне саклау темасына брейн-рингның сайлап алу турлары башланды.
      808
      0
      0
    • 7 апрель 2015 - 10:31
      Азнакай оешмаларының 79% IT- технологияләрдән файдалана
      Нанотехнологияләр тормышыбызга ныграк үтеп кергән саен аларның уңайлы, отышлы булуына тагын да инана барабыз. Халыкка хезмәт күрсәтүче оешма-учреждениеләр арасында электрон элемтәләр урнашуы никадәр кәгазь эшеннән аралый, вакытны янга калдыра, халыкка мәшәкатьне киметә. Әмма районда бу системадан файдалану 79 процент чамасы гына. Шундый элемтәләрне әлегәчә урнаштырмаган, заманадан артта калган оешма-учреждениеләр аркасында...
      821
      0
      0
    • 7 апрель 2015 - 10:25
      Районнар Азнакай тәҗрибәсен өйрәнә
      Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшчәнлеге буенча Азнакай ветераннар советының республикада икенче урын яулавы хакында хәбәр иткән идек инде. Атна башында Мамадыш районының ветераннар советы рәисе, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлнәзирә Талыйпова азнакайлыларның бу юнәлештәге эш тәҗрибәсен өйрәнергә килде. Кунак Җиңү мәйданындагы мемориаль комплекс белән дә танышты, Җиңү паркында булды. Ул...
      729
      0
      0
    • 7 апрель 2015 - 07:16
      Эчүчелек – заман проблемасы
      Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды. Узган атнадагы бәйрәм-чараларга анализ ясаганнан соң ул агымдагы атнадагы чаралар планы белән таныштырды. Соңгы атнада җирлегебездә дүрт җинаять эше теркәлгән, аның берсе "кайнар эз"дән ачылган. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Марат...
      652
      0
      0
    • 7 апрель 2015 - 07:12
      19 апрельдә Азнакай муниципаль районы авыл берәмлекләрендә үзара салым буенча референдумнар узачак
      19 апрельдә Азнакай муниципаль районы авыл берәмлекләрендә үзара салым буенча референдумнар узачак. Әлеге уңайдан 9-15 апрель көннәрендә Азнакай районы территориаль сайлау комиссиясе җитди сәбәпләр (отпуск, командировка, хезмәт һәм уку режимы, дәүләт һәм җәмәгать бурычларын үтәү, сәламәтлек торышы, 67-ФЗ санлы Федераль законның 65 маддәсендә каралган башка сәбәпләр) аркасында үз сайлау участогында...
      606
      0
      0
    Реклама