Азнакаево
  • Рус Тат
  • 3 апрель 2015 яңалыклары

    • 3 апрель 2015 - 10:27
      Азнакай район газетасында кырык елдан артык хезмәт куйдым
      "Маяк" газетасына әдәби хезмәткәр булып эшкә килгәндә миңа 19 яшь иде. Биредә 40 елдан артык тырыш хезмәт куйдым. Беренче остазым Әхәт Мөхәммәтшин сөйләгәнчә, минем урынга берничә кандидатура була. "Мин үзем дә, Мәхмүт Хәсәнов та, редактор Ибраһим Дәүләтшин да нәкъ сиңа, Стәрле егетенә, өстенлек бирдек", - дигән иде ул. Бу, әлбәттә,...
      759
      0
      0
    • 3 апрель 2015 - 10:03
      Хөрмәтле хезмәттәшебез Нәсимә Фазлыева күркәм юбилеен каршылый
      Мин 1960 елның гөрләвекләр аккан, ташу ташыган ярсу апрель аенда Урсай Ключ авылында (халык телендә Динамо) дөньяга килгәнмен. Әтием Рәсим язгы пычракта бала тудыру йортыннан мине бик авырлык белән алып кайтулары турында гел сөйли иде. Ат арбасы белән күпер аша чыкканда, хәтта юрганым белән елгага да төшеп киткәнмен. Юрган почмагыннан...
      686
      0
      0
    • 3 апрель 2015 - 09:54
      Соңгы вакытта азнакайлыларда күп сораулар тудыра торган темаларның берсе – салымнар хакындагысы
      Соңгы вакытта күп сораулар тудыра торган темаларның берсе - салымнар хакындагысы. Редакциягә дә салым түләү, аны билгеләү, декларацияләр тапшыру буенча сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр күп. Мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап, без федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 17 нче районара салым инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Надежда Андреевага мөрәҗәгать...
      885
      0
      0
    • 3 апрель 2015 - 08:58
      Урман янгыннары куркыныч
      Иртә яздан көз ахырына кадәр урманда янгын чыгу куркынычы аеруча арта. Кояшлы көннәр, көчле җил кар катламын эретә. Кар киткәннән соң, яңгырлар булмау янгын куркынычын тагын да көчәйтә. Урман янгыннары табигый һәм биологик төрләргә бүленә. Яшеллек күп булган яшь урманнарда яшен сәбәпле янгын чыгу очраклары сирәк күренеш. Мондый янгыннар нигездә...
      348
      0
      0
    • 3 апрель 2015 - 08:54
      Азнакайның табиб-эпидемиолог Әхмәт Нургалиев тычкан чиренә җитди карарга киңәш итә
      Тычкан чиренең соңгы вакытта җирлегебездә аеруча баш калкытуы хакында хәбәр иткән идек инде. Бер караганда зыянсыз кебек күренгән бу кимерүчеләрнең кайчак олы афәткә әверелүе, хәтта кеше гомеренә янавы хакында бик белеп бетермибез шул. Белсәк, узган ел бу чир белән авыруның 36 очрагы теркәлмәс иде. Быел да аның белән авыручыларның булуын...
      1200
      0
      0
    • 3 апрель 2015 - 07:37
      Азнакайда инвесторлар өчен җирлек киң
      Инвестицияләр икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итүдә зур әһәмияткә ия. Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүгенге каршылыклы шартларда инвестицияләр җәлеп итүне Татарстан өчен алдынгы бурыч итеп куйды. Районыбыздагы инвестицион климат, ышанычлы партнерлар, үзара хезмәттәшлек турында сөйләвен сорап, без муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймовка мөрәҗәгать иттек. - Наҗәт Мәсгутович,...
      863
      0
      0
    • 3 апрель 2015 - 05:31
      Азнакай геройларын эзли
      Башкаланың Милли музеенда оештырылган бер семинарда безне Советлар Союзы Герое исеме, дәүләт бүләкләре бирелеп тә, ниндидер сәбәпләр белән аның хуҗаларына тапшырылмый калу турында хәбәр итеп, аларны эзләүдә ярдәм сораганнар иде. Бу исемлектә 122нче булып Азнакай хәрби комиссариатыннан фронтка киткән Сәлим Гобай улы Шәрифуллин да тора. Ул 1925 елда туган, рядовой,...
      305
      0
      0
    Реклама