Азнакаево
  • Рус Тат
  • 24 март 2015 яңалыклары

    • 24 март 2015 - 08:11
      Азнакай районында язгы су басуларны булдырмау максатында зур эш башкарыла
      Әлеге уңайдан күперләр, су үткәргеч торбалар, канаулар чистартыла, су басу куркынычы булган шәхси йортлар яныннан эрегән кар сулары ерыла. Бу максатта 37 күпер су басуларга әзер, 587 км юл һәм юл буйлары кардан чистартылган. Ямашев урамында эрегән кар сулары суыртылган.
      502
      0
      0
    • 24 март 2015 - 08:01
      Быел Азнакайда тычкан бизгәгенең 6 очрагы теркәлгән
      Тычкан бизгәгенең, исеменнән үк күренгәнчә, төп чыганагы булып кыр тычканнары тора. Азнакай нигездә авыл хуҗалыгы һәм нефть төбәге булганлыктан, бу авыруның безгә аеруча янавын онытмаска кирәк. Әлеге өлкәләрдә күбрәк ир-егетләр эшли, көчле затның санитария таләпләренә бик үк исе китми, димәк, авыру очракларының туу ихтималы тагы да арта. Узган ел районда...
      1020
      0
      0
    • 24 март 2015 - 07:51
      Азнакай ветераннарына юбилей медальләре тапшыру бара
      Сугыш һәм тыл ветераннарына "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" медальләрен тапшыру дәвам итә. Бүгенге көнгә алар 500дән артык азнакайлының күкрәген бизи. Атна башында туксаннан артык, кичә 40 ветераныбызга юбилей медальләре тапшырылды. Әлеге тантаналар Баланлы Бүләк, РУЭС, "Татнефтьтранссервис", "Азнакай сөте", 24нче янгын сүндерү часте, Сукаеш, Актүбә бистәсенең сугыш...
      946
      0
      0
    • 24 март 2015 - 07:15
      Азнакай районының сугыш чоры балалары яза
      Бу язмамны тыныч күңел белән генә яза да алмыйм. Без күргәннәрне яшьләргә сөйләсәң, алар ышанмыйлар, аңламыйлар да, көләләр генә. Әйе, ышанырлык та түгел шул. Әмма алар мәңге онытылмаслык булып күңелгә уелып калган. Без - 10-12 яшьлек балалар, тамак туйдыру өчен кыш буе кар астыннан кәлҗемә, язга чыккач күтәрмә чабата белән...
      1221
      0
      0
    • 24 март 2015 - 06:56
      Азнакай мөселманнары төбәкара дини мөнәҗәтләр фестивалендә катнашты
      Бөгелмә шәһәрендә узган "Зәйтүнә" төбәкара дини мөнәҗәтләр фестивалендә Азнакай Мөхтәсибәте вәкилләре дә актив катнашты. Ансамбльләр чыгышында Азнакайдан килгән Дәүләтовлар гаиләсе иң күркәм номер булды. Шулай ук хөрмәтле абыстайларыбызның «Сөмбел» ансамбле дә бик югары бәяләнде. Аерым башкаручылар арасында Азнакай данын Зәһинә Ганиева, Рузилә Шәйхулова һәм яшь башкаручы Ранил Исламов яклады. Барлык...
      764
      0
      0
    • 24 март 2015 - 06:39
      Актүбә укучылары әкият дөньясына сөяхәт кылдылар
      Гагарин исемендәге мәдәният йортынының әдәби кунакханәсендә Ганс Христиан Андерсенның тууына 210 ел тулуга багышланган викторина узды. Өченче сыйныфлар анда турыдан-туры катнашса, беренчеләр өчен ул уен формасын алды, әмма алар да сорауларга җавап бирде, яраткан командаларына җан атты. Ә әкият герое Оле Лукойл тылсымлы сандыганнан төрле әйберләр чыгарып, аларның нинди әкияткә...
      1139
      0
      0
    • 24 март 2015 - 06:09
      Үзара салым - Азнакайлылар тормышын яхшырту ысулы
      Олы өйгә ни кирәк, кечесенә шул кирәк дигәндәй, авылларга да кечкенәме ул, әллә ничә урамлы зур авылмы - юлы да, суы да, социаль объектлар да - яшәү өчен һәммәсе кирәк. Хөкүмәтнең 2013 елда дөнья күргән үзара салым туплау турында карары да менә шуны күздә тотып чыгарылган иде. Узган ел гамәлгә...
      449
      0
      0
    • 24 март 2015 - 05:59
      24 март – туберкулезга каршы көрәш көне
      Аның чыганагын 1882 елда Берлин докторы Роберт Кох фаш итә. 24 март була ул, шул вакыттан башлап бу көн туберкулезга каршы Бөтендөнья көрәш көне буларак игълан ителгән. Әлеге мәкерле авыру һәркайсыбызга янарга мөмкин. Аның билгеләре нинди, бу чирне йоктырудан ничек сакланырга соң? Шул сораулар белән табиб-эпидемиолог Әхмәт Нургалиевка мөрәҗәгать иттек....
      1222
      0
      0
    • 24 март 2015 - 05:50
      Азнакайга күчмә кошлар кайта башладылар
      Яз җитү хәбәрен безгә туган якларына ашкынып кайткан кара каргалар, сыерчык-тургайлар җиткерә. Күктә тавышларын ишетүгә үк күңелләр үрсеп, җаннарда яз дәрте уяна... 1906 елның 1 апрелендә, кошларны саклау турында Халыкара конвенция имзаланганнан бирле, Кошлар көне үткәрелеп килә. Табигый ки, ул күчмә кошларның туган якларына әйләнеп кайтып нәсел үрчетүгә керешү чорына...
      612
      0
      0
    Реклама