Азнакаево
  • Рус Тат
  • 12 март 2015 яңалыклары

    • 12 март 2015 - 13:17
      Азнакай укучылары бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнә
      Бүген унберенче сыйныф укучылары математика һәм рус теленнән тагын бер кат сынау рәвешендә бердәм дәүләт имтиханнары тапшырып карады. Бу укучыларга чын имтиханның үзенчәлекләре белән алдан танышырга, психологик киеренкелекне йомшартырга мөмкинлек бирә. Баллар исә өлгерешкә һәм еллык билгегә йогынты ясамый. Төп дәүләт йомгаклау аттестациясе исә 25 майдан 26 июньгә кадәр узачак.
      564
      0
      0
    • 12 март 2015 - 13:06
      Райондагы һәйкәлләрнең торышы ничек?
      Бөек Ватан сугышы каһарманнарына районда куелган 63 һәйкәлнең күбесе яхшы халәттә, алар һәр елны төзекләндерелеп, буялып тора. Әмма кайбер авыл җирлекләрендә аларның ярымҗимерек хәлдәгеләре дә бар, салкын, кар-буранлы кыштан соң бу хәл аеруча күзгә ташлана. Чәршәмбе көнне Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек барышына багышланган районкүләм утырышта бу хакта җитди сүз барды....
      592
      0
      0
    • 12 март 2015 - 11:45
      Игътибар: “Юксыну” рубрикасы
      Якыныңны (әниең, әтиең, сөекле ярың, газиз балаң, җан дустыңмы, хезмәттәшегезме ... ул) мәңгелеккә югалтудан да авыр кайгы юк. Әле яңа гына яныңда йөргән, синең белән серләрен уртаклашкан, шатлыгын-кайгысын бергә уртаклашкан кешең инде юк. Ул мәңгелеккә бакыйлыкка күчте. Күңелдә әйтеп-аңлатып булмаган югалту ачысы, сагыш, әйтелми калган сүзләр, үкенечләр... Әмма, язмышлардан узмыш...
      583
      0
      0
    • 12 март 2015 - 11:38
      Якыннарыгызны тәбрикләгез!
      Хөрмәтле, газета укучыларыбыз! Якыннарыгыз, хезмәттәшләрегез, дусларыгызны туган көннәре, төрле бәйрәмнәр белән котларга телисезме? Газета аша тәбрикләсәгез дә, алар өчен искиткеч матур бүләк булыр. Җәмгыятебездәге авыр вәзгыять, шул уңайдан газета укучыларыбызның финанс кыенлыкларын да исәпкә алып, "Маяк" газетасы котлау текстларын бирүдә үзгәрешләр кертә, ташламалар ясый. Текстның күләменә карап, хәзер аларны 200...
      526
      0
      0
    • 12 март 2015 - 11:25
      Һөнәргә әверелгән мавыгу
      "Сәримыч" Әнә шулай аңа Ильдар Сәримовичка хезмәттәшләре - аны хөрмәтләп, аның үз эшенә җаваплы һәм җитди каравы өчен, бик зур оптимист кеше буларак эндәшәләр. Ул һәр көн эшкә яхшы кәеф белән килә. Аның тормыш яратучан булуына гел көнләшеп тә туймаслык.Эш көне иртәсе башкалар өчен дә кәеф күтәрүче Ильдар Сәримовичның бер...
      1299
      0
      0
    • 12 март 2015 - 07:21
      15 март–кулланучылар хокуклары көне
      15 март - Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне. Быел ул сәламәт туклануга багышлана. Үзебез үк белеп торабыз, кибетләрдәге бар азык-төлек тә сыйфатлы, сәламәтлек өчен файдалы түгел. Шуңа да ризыкка игътибарлы булу, сатып алганда аның эшләнү технологиясе, куллану сроклары белән танышу мәслихәт. Әгәр кулланучы буларак хокукларыгыз бозылу, я булмаса кибетләрдә сыйфатсыз товар...
      266
      0
      0
    • 12 март 2015 - 07:12
      Азнакай моряклары парадка әзер
      Шәһәребездә ветеран моряклар инициативасы белән "Адмирал" клубы оешып килә. Аны оештыруда Әсгать Каһиров, Дамир Минһаҗев, Артур Хафизов башлап йөрде. Районыбыз Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнә. Без, клуб әгъзалары да, тантанада катнашачакбыз. 9 Май парадында катнашу өчен махсус киемнәр кайтарттык. Монда район башлыгы Марсель Шәйдуллин, ТР дәүләт Советы депутаты...
      331
      0
      0
    • 12 март 2015 - 05:54
      Җан җылысын чордашлары – “Маяк” аша ирештерик!
      Кеше күңеле шулай яратылган, назлап, яратып әйтелгән бер генә сүздән дә, чак кына кайгырту-игътибар сизүдән дә эреп китәбез, җаннар сафланып кала, яшәү дәрте уяна... Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга әзерләнгән бу көннәрдә ветераннарыбызга да, әйдәгез, җан җылысын җәлләмик әле. Аларны туган көннәре, тормышларының истәлекле вакыйгалары уңаеннан аларның чордашлары - 85 еллык...
      670
      0
      0
    • 12 март 2015 - 05:46
      Азнакайда «Халкым теле – халык теле» дигән әдәби-музыкаль сәгать узды
      Туган тел - ул ана сөте белән керә, каныңа сеңә, җаныңны миһербанлы, шәфкатьле итә. Туган тел ул - безнең балачагыбыз, гаиләбезнең аралашу теле. Февраль аенда Азнакай район балалар китапханәсенә «Салават күпере» һәм «Светлячок» бакчасы сабыйлары килделәр. Анда туган тел көненә багашланган «Халкым теле - халык теле» дигән әдәби-музыкаль сәгать узды....
      1281
      0
      0
    • 12 март 2015 - 05:31
      Азнакай игенчеләре язгы чәчүгә әзер
      Басуларда кар катламы юкарганнан-юкара бара, кайбер басулар инде чем кара күлмәген дә "киеп куйган". Кояш көннән-көн ягымлырак елмая. Авыл хуҗалыгы өчен язгы чәчү эшләре дә якынлаша бара. Районыбыз аграрийларында язгы кыр эшләренә хәзерлек ничек? Әлеге сорау белән авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усмановка мөрәҗәгать иттек. - Язгы кыр эшләре нигездә...
      909
      0
      0
    • 12 март 2015 - 05:21
      Законсыз мәгълүмат
      Интернет челтәрендә энергия ресурсларын куллануны киметүче магнитлар сатылуы турында мәгълүматлар чагылыш таба. Азнакай шәһәр прокуратурасы торак-коммуналь хуҗалыгы закончалыкларының сакланышы һәм үтәлешен тикшерде һәм кулланылган энергия ресурсларын исәпләү приборларына законсыз тыкшыну турындагы бу мәгълүматны суд тәртибендә законсыз дип тануны таләп итә. Мондый магнитлар кулланылган очракта, энергия ресурсларын исәпләү приборлары бөтенләй үк...
      959
      0
      0
    • 12 март 2015 - 04:44
      Азнакай укытучылары спорт белән дус
      7 нче мәктәптә ачылган көненнән үк үз спорт традицияләре салынды һәм бүгенгәчә яшәп килә. Илкүләм ярышларда җиңү яулаган укучыларыбыз һәм аларны тәрбияләгән физкультура укытучыларыбыз белән горурланабыз. Спорт рухы коллективта көчле. Елның нинди фасылы булуга карамастан, укытучылар бергәләп табигатькә чыга, пионербол, чаңгыда узышу һәм башка уеннарда көчеләрен сынаша. Спорт залы да...
      1279
      0
      0
    Реклама