Азнакаево
  • Рус Тат
  • 13 февраль 2015 яңалыклары

    • 13 февраль 2015 - 10:16
      Үлемне “алдаган” бабабыз
      Әниебез Фәүзия туып-үскән Курай- Елга бик матур, төзек, 3 ягы урман, 40 йортлы, 1 урамлы авыл була. Авылның ул чактагы тормышын бик сагынып сөйли иде ул. Әмма сугыш чыгып кына бу тормышны челпәрәмә китерә. Хат таратучы повестка китергәндә бабабыз басуда арыш уруда була. Әни, урман аркылы чыгып, хатны бабайга илтеп...
      551
      0
      0
    • 13 февраль 2015 - 09:09
      Җилкән давылларда сынала
      Аның үзе хакында сүз барганда да зат алмашлыкларының күбрәк "без"ен кулланып сөйләве үк тыйнаклыгын искәртеп тора. -Без бит урман-болыннарда печән чабып, утын кисеп үскән авыл малайлары, - ди ул компьютерының эш өстәленә куелган фотосурәткә ишарәләп. - Менә шушы Очлы тау, Түгәрәк имәнлек, Карлыгач төбәге, Мулла болыны, Уба тавы... хозурларында үтте...
      741
      0
      0
    • 13 февраль 2015 - 06:37
      Азнакайлылар кышкы треклы автоузышлар һәм “Дакар” раллиенда 13 тапкыр җиңүгә ирешкән “КАМАЗ–мастер” командасы спортчылары белән очраша алалар
      Кышкы треклы узышлар - сокландыргыч һәм азартлы тамаша. Азнакайлылар аны күптән үз итеп өлгерде инде. Автоспортны сөючеләргә 14-15 февраль көннәрендә Сабантуй мәйданында үтәчәк "Милли" төркемендә Россия Кубогының II, ТР Чемпионатының - II этабы ("Милли" һәм "Берләштерелгән" төркемнәрендә) ярышларында үзләренең яраткан пилотларын хозур кылырга мөмкинлек булачак. Быел автоузышлар Бөек Җиңүнең 70...
      540
      0
      0
    • 13 февраль 2015 - 06:27
      Азнакайда “Кара лалә” һәйкәле янында совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга багышланган тантаналы митинг узачак
      Әфган сугышы егерменче гасырның иң озакка сузылган, канкойгыч, трагик сугышларның берсе булды. 15 февраль - совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көнне бу сугышта зур батырлыклар күрсәткән, Ватан исеменнән бирелгән боерыкны ирләрчә, намус белән үтәгән егетләребезне искә алабыз, алар алдында баш иябез. Әфган сугышында районыбыздан 254 ир-егет катнашты, аларның 52се хөкүмәтнең югары...
      471
      0
      0
    • 13 февраль 2015 - 05:49
      Азнакайлылар мәхәббәткә ышанамы?
      Сөю. Ярату. Мәхәббәт... Гашыйкларны бербөтен иткән гади дә, изге дә төшенчәләр бу. 14 февраль - Гашыйклар көне җиткәндә, без үзебез дә сизмәстән, сөю, ярату хакында уйланабыз. Ә нәрсә соң ул мәхәббәт? Бармы ул? Әллә инде тормышта бөтенләй очрамый торган, язучылар гына уйлап чыгарган бер халәт яки хисме? Сораштыруыбыз шул хакта....
      292
      0
      0
    • 13 февраль 2015 - 05:41
      Азнакай укучылары сугыш һәм тыл батырлары исемлеген тулыландыра
      Бөек Җиңүнең 70 нче язы якынлаша. Еллар узган саен төбәгебезнең сугыш һәм тыл батырлары исемлеге тулылана бара. Бу эштә белем учаклары да өлеш кертә. Олуг юбилей уңаеннан район мәктәпләренең 6-11 нче сыйныф укучылары эзләнү-тикшеренү эшләре алып барды. Үз хезмәтләрен алар 13 февральдә Азнакай 7 нче мәктәбендә узачак конференциядә тәкъдим итәчәк....
      683
      0
      0
    • 13 февраль 2015 - 05:31
      Азнакайда узган ел дәвамында 40 миллион сумнан артык матди ярдәм күрсәтелгән
      Кеше күңеле шулай яратылган: кемгә дә булса яхшылык, изгелек кылсак, кәефләр күтәрелеп, тормышлар матурланып киткәндәй тоела. Ә районыбызда шундый олы җанлы, мәрхәмәтле кешеләр яши дә. Узган ел дәвамында мохтаҗларга, күп балалы гаиләләргә, ялгызы гомер итүче өлкәннәргә, авыр тормыш хәлендә калучыларга 40 миллион сумнан артык матди ярдәм күрсәтелгән.
      957
      0
      0
    • 13 февраль 2015 - 05:21
      Михнәтләргә түзгән буын
      Пөхтәлек, чисталык бөркелеп торган өйнең бусагасын атлап керүгә мине мөлаем елмаеп Асия әби каршы алды. Күптән көткән кунагы килгәндәй, чәен куеп жибәрде. Өй эчендәге татарлыгын югалтмаган милли мохит күңелгә бер рәхәтлек биреп тора: тәрәзәдә җыелмалы ак пәрдәләр, өстәлдә бизәкле эскәтер, чигүле ашъяулык, тәрәзә төбендә яран гөлләр кып-кызыл чәчәктә. Хәл-әхвәл сорашып...
      814
      0
      0
    Реклама