Азнакаево
  • Рус Тат
  • 10 февраль 2015 яңалыклары

    • 10 февраль 2015 - 14:38
      Татарстанда бераз җылыта
      Көндез Татарстанда 4-9 градус салкын булачак Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә, 11 февральдә, Татарстанда аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар. Юлларда - бозлавык. Төнлә республикада - 10-15, аязган вакытта 18 градуска кадәр суык булачак. Көндез - 4-9 градус салкын. Казанда төнлә - 11-13, көндез 4-6 градус салкын көтелә. 12...
      285
      0
      0
    • 10 февраль 2015 - 13:28
      Азнакайлылар кышкы треклы автоузышлар һәм “Дакар” раллиенда 13 тапкыр җиңүгә ирешкән “КАМАЗ–мастер” командасы спортчылары белән очраша алалар
      Кышкы треклы узышлар - сокландыргыч һәм азартлы тамаша. Азнакайлылар аны күптән үз итеп өлгерде инде. Автоспортны сөючеләргә 14-15 февраль көннәрендә Сабантуй мәйданында үтәчәк "Милли" төркемендә Россия Кубогының II, ТР Чемпионатының - II этабы ("Милли" һәм "Берләштерелгән" төркемнәрендә) ярышларында үзләренең яраткан пилотларын хозур кылырга мөмкинлек булачак. Быел автоузышлар Бөек Җиңүнең 70...
      821
      0
      0
    • 10 февраль 2015 - 13:04
      Азнакай Балалар сәнгать мәктәбе укучысы Мария Катеева өченче дәрәҗә дипломант булды
      Әле күптән түгел генә "Рухият" рухи яңарыш фондының "Вокал" номинациясе буенча "Сандугач сайрар илем" фестивале Азнакайда узган иде. Шушы көннәрдә Лениногорскиның "Ландыш" сәламәтләндерү лагеренда 170тән артык яшь рәссам көч сынашты. Азнакай Балалар сәнгать мәктәбе укучысы Мария Катеева (укытучысы - Азат Фәррахов) өченче дәрәҗә дипломант булды.
      769
      0
      0
    • 10 февраль 2015 - 09:34
      Республика муниципаль районнары ветераннар оешмалары арасында Азнакай районы ветераннар оешмасы 2нче урынны яулады
      Куанычлы хәбәрне ишетүе рәхәт. Әле шушы көннәрдә генә янә бер шундый хәбәр алынды: республика муниципаль районнары ветераннар оешмалары арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап иң яхшы оештыру-методик эшчәнлеккә үткәрелгән бәйгенең икенче этабында Азнакай районы ветераннар оешмасы 2нче урынны яулады. Миргасим Кәримов җитәкләгән бу оешманың республикакүләм яулаган уңышлары соңгы елларда бигрәк...
      341
      0
      0
    • 10 февраль 2015 - 06:37
      Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән рейтингта Актүбә бистәсенең “Развитие” Балалар иҗаты үзәге 5 нче урында
      Узган елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән рейтингта өстәмә белем бирү учреждениеләре арасында Актүбә бистәсенең "Развитие" Балалар иҗаты үзәге 5 нче урынны яулады. Ә физкультура-сәламәтләндерү юнәлешендәге учреждениеләр арасында "Көмеш су" үзәге 4 нче урынга чыкты.
      268
      0
      0
    • 10 февраль 2015 - 05:12
      Азнакайда “Татарстан чаңгы юллары” ярышлары узды
      Битләрне алсуландырырлык салкыны, әйләнә-тирәне каплаган ап-ак кары белән килгән кыш - чаңгы спорты белән мавыгучылар өчен зур куаныч. Рәхәтләнеп яраткан шөгылең белән мавыгырга, бер үк вакытта яздагыча яктырткан кояштан көч алырга, сәламәтлегеңне ныгытырга була. Шәһәрнең чаңгы базасында узган "Татарстан чаңгы юллары" ярышлары да моның нәкъ менә шулай икәнлеген күрсәтте. Әлеге...
      1054
      0
      0
    • 10 февраль 2015 - 05:05
      Азнакайдан Зилә Зарипова 1 нче урынны яулады
      Балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре арасында ачык төбәкара музыкаль-теоретик олимпиадада якташыбыз Зилә Зарипова (укытучысы - Римма Лебедева) 1 нче урынны яулады. Идел буе республикалары һәм өлкәләреннән килгән укучылар сугыш чоры җырлары, әсәрләре, аларны башкаручы артистлар, шагыйрьләр һәм утлы елларның тарихи вакыйгалары буенча имтихан тотты. Катнашучыларга бәяне Казан дәүләт консерваториясе профессорлары...
      500
      0
      0
    • 10 февраль 2015 - 05:00
      Азнакайлылар район данын уңышлы якладылар
      Азнакай 2 нче урта мәктәбендә укучылар үзидарәсе көчле. Район балалар Думасын да берничә ел рәттән шушы мәктәп укучылары җитәкләде. Әлеге юнәлештә уздырылган Бөтенроссия конкурсының республика этабы финалында да мәктәпнең Балалар думасы тәрбия эшләре буенча директоры урынбасары Рәисә Низамова җитәкчелегендә район данын уңышлы якладылар. Безнең команда 51 мәгариф оешмасы арасыннан республикада...
      647
      0
      0
    Реклама