Аның үзе хакында сүз барганда да зат алмашлыкларының күбрәк "без"ен кулланып сөйләве үк тыйнаклыгын искәртеп тора.
-Без бит урман-болыннарда печән чабып, утын кисеп үскән авыл малайлары, - ди ул компьютерының эш өстәленә куелган фотосурәткә ишарәләп. - Менә шушы Очлы тау, Түгәрәк имәнлек, Карлыгач төбәге, Мулла болыны, Уба тавы... хозурларында үтте...