Азнакаево
  • Рус Тат
  • 4 февраль 2015 яңалыклары

    • 4 февраль 2015 - 13:29
      Азнакай сәнгать мәктәбе карлыгачларын җыйды
      Азнакай сәнгать мәктәбенең даны еракларга таралган. Дәрәҗәле бәйгеләрдә җиңү яулап кына түгел. Аның укучылары илнең төрле почмакларына сибелгән. Алар укытучыларының йөзенә кызыллык китерми, алган һөнәри осталыкларын чит җирләрдә дә исбатлап торалар. Күптән түгел сәнгать мәктәбе үзе канат куеп очрыган карлыгачларын Мәдәният йортындагы концертка җыйды. Анда Казан, Мәскәү, Оренбург һәм башка...
      723
      0
      0
    • 4 февраль 2015 - 06:38
      Азнакайдагы “Карт” йортлар зур чыгымнар сорый
      Канализация торбасын чистартырга килгән эшчеләр, яшь гаилә торган бу фатирның ишегеннән керүгә үк сизелгән балык исеннән үк эшнең нидә булуын аңладылар: чүп савытына ыргытыласы балык башлары унитазга түгелгән. Мондый хәлләргә еш тарый шул алар. Әнә шулай кайбер илтифатсызларның чүпрәк, чүп-чар ташлавы аркасында гына да никадәр мәшәкать туа, чыгымнар түгәргә туры...
      1189
      0
      0
    • 4 февраль 2015 - 06:21
      Азнакайда “Россия чаңгы юллары” бәйгесе оештырылачак
      Җирлегебездә сәламәт яшәүне пропагандалау буенча чаралар әледән-әле уздырылып тора. 7 февраль көнне 10.00 сәгатьтә шәһәрнең чаңгы базасында чираттагы спорт бәйрәме - "Россия чаңгы юллары" бәйгесе оештырыла. Әле дә булса чаңгыга басмаган булсаң, әйдә, ашык, соңга калма!
      1010
      0
      0
    • 4 февраль 2015 - 06:08
      “Тынлы оркестр һәм бәрмә музыка инструментлары” номинациясе буенча азнакайлылар беренче урынны яуладылар
      30 гыйнварда Әлмәттә "Тынлы оркестр һәм бәрмә музыка инструментлары" номинациясе буенча төбәк конкурсы узды. Республиканың көньяк-көнчыгышындагы сәнгать һәм музыка мәктәпләре арасында азнакайлылар җиңү белән кайтты - Луиза Латыйфуллина җитәкчелегендәге "Пять с плюсом" ансамбле беренче урынны яулады. Шулай ук солистлар Диләфрүз Казакова - беренче, Владислав Бакин өченче урынга лаек булдылар.
      1077
      0
      0
    • 4 февраль 2015 - 05:05
      Азнакайда “Җиңү – яшьләр күзлегеннән” дигән күргәзмә-конкурс узачак
      Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан районыбызда бик күп чаралар оештырыла. Шуларның чираттагысы 19 февральдә көтелә: 13.00 сәгатьтә туган якны өйрәнү музеенда мәгариф учреждениеләре музейларының "Җиңү - яшьләр күзлегеннән" дигән күргәзмә-конкурсы, ә Яшьләр үзәгендә балалар һәм яшьләр арасында хәрби-патриотик җырлар һәм шигырьләр фестиваль-конкурсы үткәрелә.
      737
      0
      0
    • 4 февраль 2015 - 05:01
      Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тимераякта узышу ярышларының җиңүчеләрен котлады
      Районыбызда җитәкчеләр үрнәгендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, әлеге максатта атна саен спортның бер төре буенча ярышлар оештыру матур традициягә керде. Узган атнада җитәкчеләр арасында тимераякта узышу ярышлары булды. Район һәм шәһәрнең иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә багышланган киңәшмәне муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин әнә шул ярышларда җиңүчеләрне, юбилярлар һәм хезмәт алдынгыларын котлаудан...
      964
      0
      0
    • 4 февраль 2015 - 05:00
      Быел Азнакайда 29 йорт капиталь төзекләндереләчәк
      Быел капиталь ремонт программасына районда 29 торак йорт кергән. Бу максатларга 87 млн сумнан артык акча каралган. Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты хәбәр итүенчә, гыйнвар азагында 14 подрядчы оешма сайлап алынган. Бүгенге көндә смета төзү, төзелеш материаллары сатып алу кебек эшләр башланган.
      933
      0
      0
    • 4 февраль 2015 - 04:57
      Азнакайда “Ел укытучысы”бәйгесенең муниципаль этабы старт алды
      Үз һөнәренә җанын-тәнен биреп, иҗади эшләүче укытучыларыбыз җитәрлек. Алар педагоглык сәләтләрен ел саен республикабызда узучы бәйгеләрдә катнашып исбатлыйлар. "Ел укытучысы", "Математика укытучысы", "Физика укытучысы", "Химия укытучысы" бәйгеләренең муниципаль этабы на да ерак калмады, ул 5-6 февральдә узачак. Анда мәктәптә кимендә 5 ел стажы булган укытучылар катнаша ала. Ә җиңүчеләргә үз...
      318
      0
      0
    Реклама