Азнакаево
  • Рус Тат
  • 30 декабрь 2014 яңалыклары

    • 30 декабрь 2014 - 13:02
      Азнакайның өч авыл җирлеге машина белән бүләкләнде
      Башкалабызда муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырыла торган смотр-бәйгегә йомгак ясалды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың тотрыклы үсешендә зур мәгънә салган җиңүчеләргә "Шевроле Нива" автомобиле ачкычлары тапшырды. Әлеге бүләккә Азнакай районының Чалпы, Чемодур һәм Мәсгут авыл җирлекләре дә лаек булды. Котлыйбыз!
      639
      0
      0
    • 30 декабрь 2014 - 11:33
      Бүген Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин Кыш бабай күчтәнәчләре өләште
      Яңа ел - могҗизалар көткән, теләкләрнең кабул булган чагы. Бу көннәрдә күңелләр дә бары тик изгелек-игелекләр белән генә тула. Язмыш тарафыннан кыерсытылган (физик мөмкинлекләре чикләнгән) балаларга шатлык-сөенеч өстәү җаннарны аерата сафландыра. Әнә шундый изге гамәлләрне ай буена дәвам иткән район башлыгы Марсель Шәйдуллин бүген шәһәребездә яшәүче Галиевлар, Габидуллиннар, Гомәровлар гаиләләрендә...
      281
      0
      0
    • 30 декабрь 2014 - 10:27
      Татарстанда фура белән җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә өч кешенең гомере өзелгән
      Татарстанның Зәй районында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә өч кешенең гомере өзелгән һәм тагын бер кеше хастаханәгә озатылган. Бу хакта ТР буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге хәбәр итә. Якынча мәгълүматларга караганда, һәлакәт кичә 18.45 сәгатьтә Чаллы-Зәй-Әлмәт автоюлының 18 км да булган. «ВАЗ-2105» автомобиле белән идарә итүче 61 яшьлек ир-ат куркынычсызлык...
      255
      0
      0
    • 30 декабрь 2014 - 07:39
      Кичә азнакайлылар өчен шугалак ачылды
      Тимераякта шуарга яратучылар өчен агымдагы атнада Р.Ишкәев ял паркы стадионында шугалак ачылды. Шугалакны ачу тантанасында азнакайлыларга иң беренче котлау сүзен район башлыгы Марсель Шәйдуллин ирештерде. - Иң мөһиме шугалак буш тормасын. Биредә һәрвакыт шәһәрдәшләребезнең шат авазы гөрләсен, - диде район җитәкчесе. Көзге сыман боз бала-чага күңеленә аеруча хуш килде, алар,...
      349
      0
      0
    • 30 декабрь 2014 - 07:34
      Азнакайның ир-егетләре ил сагында
      20 декабрь көнне Азнакайның 23 егете хәрби хезмәткә китте. Бу - көзге чакырылышның иң зур төркеме. Егетләребезнең күпчелеге төрле уку йортларын тәмамлап белгечлек алган. Быелгы көзге чакырылышта районның 90 егете армия сафларына алынды. Шунсын әйтергә кирәк, бүгенге көндә хәрби хезмәттәге азнакайлылар турында частьлардан бары тик мактау сүзләре, рәхмәт хатлары гына...
      307
      0
      0
    • 30 декабрь 2014 - 06:16
      Азнакайда картинг буенча кышкы ярышлар узачак
      Бүгенге көндә Азнакайда үсеп килүче буын өчен спортның техник төрләре үсешенә зур игътибар бирелә. Ел саен җирлегебездә Азнакай муниципаль район башлыгы кубогына картинг буенча кышкы ярышлар уздыруда әлеге спорт үсешенә зур йогынты ясый. Быел картинг буенча ярышлар 8 гыйнвар көнне "Юбилейный" стадионында үтәчәк. Анда райондашларыбыз белән бергә Баулы, Лениногорск, Урыссу,...
      262
      0
      0
    • 30 декабрь 2014 - 05:00
      Азнакай район һәм шәһәр Советлары үзенең 2014 елдагы соңгы утырышын уздырды
      Көн тәртибенең беренче өлешендә Совет аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин Татарстан Республикасы Азнакай район һәм шәһәр Советларының агымдагы елдагы эшчәнлегенә тирәнтен анализ ясады, киләсе елда торган бурычларга тукталды. Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Людмила Гурьянова Азнакай район Советының 2013 елда кабул ителгән, 2014 елда редакцияләнгән "2014, 2015 һәм 2016 елларга Азнакай муниципаль районының...
      228
      0
      0
    Реклама